Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

3 айда 60тан артык концерт бирергә уйлаган Радик Юльякшин юл һәлакәтенә очраган

Башкорт җырчысы Радик Юльякшин юл һәлакәтенә очраган. Җырчы һәм аның администраторлары барган машина трассадан кар көртенә "очкан". Бу хәл иҗат командасы Октябрьский шәһәренә концертка барганда килеп чыккан. Бу хакта "Татаринформ" хәбәр итә.

Коткару хезмәте хезмәткәрләре тиз килеп җиткән һәм машинаны кар көртеннән чыгарырга ярдәм иткән. Җәрәхәт алучылар юк. Якыннары хәбәр итүенчә, һәлакәт вакытында арган җырчы йокысыннан да уянмаган.

Elvin Grey көн саен диярлек концертлар белән чыгыш ясый. Февраль-апрель айларында гына ул 60 тан артык концерт бирергә уйлый. Шушы вакыт аралыгында җырчы Башкортстан, Татарстан республикалары, Чиләбе, Төмән өлкәләре, Удмуртия, Марий Эл шәһәрләрендә җырлаячак. 25 март көнне җырчы Мәскәү, 13-14 апрельдә - Уфа, 27-28 апрельдә - Казанда чыгыш ясаячак.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса