28 яшьлек хатын өендә бәбиләгән
Бу вакытта аның янәшәсендә ире була.
Тулгаклары тиз барганын хатын соң абайлап ала.Бу вакытта баланың башы инде күренгән була. Ир кеше тиз арада ашыгыч ярдәм машинасын чакырта. Табиблар баланың кендеген кисеп, аларны бала табу йортына алып китә. Хәзер бу бала белән ананың хәле яхшы икән. Чаллыда булган бу вакыйганы күпләр шаккатып сөйли. Өйдә туган бала гаиләдә дүртенчесе булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа