Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

28 декабрь - Халыкара кино көне

1895 елның 28 декабрендә Парижда бертуган Люмьерлар "Гранд-кафе"да синематографның беренче сеансын тәкъдим итә.

Һәм бу көн бөтен дөньяда кино туган көне буларак билгеләп үтелә башлый. Ул кинематографистлар бәйрәме генә түгел. Без, кино яратучылар, аны хаклы рәвештә бәйрәм итә алабыз. Бигрәк тә якынлашып килүче Яңа ел алдыннан. Детектив, фантастика, мелодрама, маҗаралы кино һәм башкалар аталган исемлеккә хәзер "яңа ел киносы" дигән жанр да теркәргә була, ләбаса. Ахырзаман турындагы фаразлар, фаҗигалар белән тоныкланган көндәлек тормышка яктылык өстәргә, ел ахырына өелгән башка бихисап мәшәкатьләрдән онытылып торырга, кәеф күтәрергә, бәйрәм рухын сизәргә әле ярый яңа ел киносы бар.

Яңа ел - могҗизави бәйрәм. Чөнки нәкъ шушы көндә һәммә кеше (һәрхәлдә безнең илдә шулай) теләктәш: табын түрендә - шампан шәрабе, оливье салаты һәм "Язмыш ирониясе, яки Җиңел пар белән!" фильмы. "31 декабрь" гә синоним эзләргә кушсаң, һәркем, һичшиксез, иң элек әлеге фильмны атаячак. Ничә дистә еллар дәвамында елның соңгы көнендә күрсәтүләренә дә карамастан һәр елны аны көтеп алабыз, рәхәтләнеп карыйбыз. Анда яңгыраган җырлар - хит, персонажларның фразалары - халык теленә күчкән гыйбарә. 31 нче декабрьдә себерке кыстырып мунчага йөрү гадәте дә шуннан калмады микән әле?!

Яңа ел - гаилә бәйрәме. Һәр гаиләнең үз яңа ел "фильмотека"сы. "Язмыш ирониясе..." фильмы экраннарга чыкканчы (1975 елга кадәр) Яңа елны "Карнавальная ночь" комедиясе белән каршылаганнар. 1956 елның 29 декабрендә тәкъдим ителгән бу фильм әкияти, могҗизави төсмерле яңа ел киносы формалашуга башлангыч булган.

Чит ил һәм рус кинематографистлары төшергән шундый фильмнар исемлегенә кайчан татар киносы да кереп "кунаклар" микән?! Күргән-ишеткән татар фильмнарын хәтердә барлыйм: иманыннан кала бөтен нәрсәсен, ирен, балаларын югалткан, көчләп башка дин кешесенә кияүгә озатылган татар хатыны турындагы "Зөләйха", үз таянычын югалткан, кыргый җанварлардан зарар күргән, аксак атка охшый башлаган халыкка ишарә булган "Өчаяклы ат" фильмнары. "Күктау", "Бибинур", "Упкын", "Дилемма", "Бәхеткәй", "Бичаракай", "Яланаяклы кыз", "Сөюләрем сине хак минем", "Язмышлардан узмыш юк икән" сериаллары (татарча сериаллар чыгару белән мәшгуль режиссер Нурания Җамали быел Яңа ел кичендә "Бәхетлеме син?" сериалын тәкъдим итәчәк икән). Шулар арасында исеме дә, эчтәлеге дә бәйрәмгә якыны берәү - "Яңа елда бергә булыйк!" сериалы. Фильмда өч хатын-кыз, өч төрле язмыш… Акчага корылган җәмгыятьтә хатын-кыз роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, дуслык, мәхәббәт, бәхет турында. Алда - Яңа ел… Яңа елда һәркем могҗизалар көтә. Фильмның төп герое Рәйхана да Яңа ел төнендә үз бәхетен очрата. Исеме һәм җисеме ягыннан яңа ел киносы категориясенә кертердәй булса да, бу сериал "бер тапкыр карау өчен" ярлыгыннан арынырлык түгел, кызганыч. Димәк, быел да традициягә тугры калачакбыз. Вәт сиңа, язмыш ирониясе.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250