Әлмәт таңнары

255 торак пункт котыру авыруына дучар

Татарстанда котыру авыруына каршы профилактика буенча икеайлык үткәрелде. Аның нәтиҗәләре нәкъ менә хуҗасыз хайваннарның авыру йоктыруын һәм кешеләргә ташлану ихтималын ачык күрсәтә.

Ике айда республикада 4,2 мең хуҗасыз эт һәм мәче тоткарланган. Куркыныч авыруны кисәтү максатында 1,2 мең төлкене юк итәргә туры килгән. 149,7 мең баш мөгезле эре терлеккә, 26,6 мең эткә, 27,7 мең мәчегә, 24,7 мең вак авыл хуҗалыгы малына, 1,6 мең атка вакцина ясалган.

Октябрь башына Татарстанда котыру авыруының 276 очрагы теркәлгән. Күпчелеге төлкеләр - 138 баш. Шулай ук 50 дән артык сыерда, 40 эттә, 37 мәчедә, дүрт сарык һәм кәҗәдә, ике атта, бер пошида, бер бурсыкта, бер сасы көзәндә һәм бер янутта котыру авыруы билгеләре табылган.

Реклама

Котыру авыруы буенча имин булмаган торак пунктлар саны да арткан. Былтыр андыйлар саны 61 булса, быел 1 октябрьгә - 255.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: