Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

24 яшьлек кызны урлап алып киткәннәр

Казанның Мәскәү районында бер кызны униформа һәм шлем, бронежилет кигән, куларына автомат тоткан таныш булмаган кешеләр автомобильгә сөйрәп алып киләләр. Кыз башта карыша, кычкыра, ярдәмгә чакыра, әмма әйләнә-тирәдәгеләр моңа игътибар итми.

Кызны автомобильгә утыртып алып китәләр, дип яза "События" . Кайберәүләр бу вакыйганы фотога төшерергә өлгерә. Кызны урлап алып китүчеләрнең машина номеры да кадрга кергән була. Шаһит булган кешеләр 112 номерына һәм "События"гә шалтырата. Тикшерү комитеты кызны урлау турында җинаять эше кузгата. Кызның кемлеге билгеле. Әти-әнисе полициягә аның югалуы турында гариза белән мөрәҗәгать иткән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса