Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

23 яшькә кадәр беренче баласы туган гаиләләргә дәүләт ипотекага түләүнең бер өлешен капларга ярдәм итәргә мөмкин

"Бердәм Россия" фракциясеннән Дәүләт Думасы депутаты Ольга Баталина 23 яшькә кадәр беренче баласы туган гаиләләргә дәүләт аларның ипотекаларын түләргә ярдәм итә алыр иде дигән фикердә тора, дип яза "Татар-информ".

Дәүләт Думасында хисап белән чыгыш ясаганда, премьер-министр Дмитрий Медведев Россиядә гаиләләргә ярдәм итү дәвам ителергә тиеш, аның өчен яңа чаралар эшләргә кирәк, дип белдергән.


"Чынлап та, 2030 елга кадәр безнең ил демографик авырлыклар белән бәрелешәчәк, бала тудыру яшендәге хатын-кызлар саны кими. Бу шартларда инде балалары булган гаиләләр хисабына гына бала тудыруны тулыландырырга була. Бер үк вакытта яшь гаиләләрдә беренче балаларын тудыруга этәргеч ясарга да кирәк", - дип җиткергән Баталина сүзләрен аның матбугат хезмәте. Депутат фикеренчә, тәэсир итүче чараларның берсе булып, балалар хисабындагы фатир өлешен түләү торырга мөмкин. "23 яшькә кадәр беренче баласы туган гаиләләргә дәүләт ипотекага түләүнең бер өлешен каплап ярдәм итә алыр иде. "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан демографик чишелеш юлы итеп, бу тәкъдим ителгән иде" дип искәрткән Баталина.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса