Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

23 ноябрь - сатып алулардан баш тарту көне

Бу көнне, ноябрь аеның һәр дүртенче җомгасында, дөньяның күпчелек илләрендә яшәүчеләр барлык сатып алулардан да баш тарталар.

Америкалыларның Рәхмәт әйтү көне билгеләп үтелгәннән соң бөтен дөньяда традицион раштуа күпләп сату (арзан бәягә) чоры башлана. Бу көнне кибетләр еллык керемнәренең 20-50%ын алуга ирешәләр. Ә менә эре сәүдә үзәкләрендә барлыкка килгән этеш-төртеш вакытында кешеләр һәлак булуы күпләрне борчуга сала.

Шуңа да ноябрьнең дүртенче җомгасын юкка гына "кара җомга" дип тә атамыйлар. Нәкъ менә бу көнне җәмәгать активистлары халыкны нәрсә дә булса сатып алганда аек акыл белән эш итәргә чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250