Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

22 ел элек кылынган җинаятьне ачтылар

Хатыны киллер ярдәмендә ирен үтергән булган.

1993 елның апрелендә Казанда 35 яшьлек үтерелә. Билгесез кеше аның фатирына кереп, хуҗаның башына ике тапкыр ата. Полиция 22 ел дәвамында җинаятьнең очына чыга алмый. Әмма узган ел хокук сакчылары шик тудыручыларны ачыклый һәм тоткарлый. Билгеле булганча, әлеге ирнең хатыны аңардан котылырга тели һәм җирле төркем башлыгыннан ярдәм сорый. Хатын төнлә ишекне бикләмичә калдырып чыгып китә. Ишек тоткасына кульяулык бәйләп калдыра, бу аның ир йоклый дигәнне аңлатуы була. Киллер тавышсыз гына үтеп кереп, ирне атып үтерә.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Әлеге хатынга бер җиргә дә китмәү турында подписка бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса