Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

21 яшьлек онык бабасын үтергән

Татарстанның тикшерү органнары 21 яшьлек егеткә карата үтерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

Тикшерү версиясе буенча, 14 ноябрьдә егет Мөслим районының Островка авылына әби белән бабасына кунакка килә. Һәм бабасы белән хәмер куллана. Аннары бер мизгелдә егет белән 67 яшьлек туганы арасында низаг чыга. Сәбәбе - егетнең бабайның өенә дәгъва кылуы. Егет күрше бүлмәдәге 61 яшьлек әбисенең башына суга. Тегесе аңын югалткач, бабайга 60 тапкырга якын пычак белән кадый һәм ватык шешә белән тәненең төрле өлешләренә суга. Нәтиҗәдә бабай үлә. Аңына килгән әби бабайның үле гәүдәсенә һәм йоклап яткан оныгына тап була.

Чакыру буенча урынга килеп җиткән полициягә онык берни дә хәтерләмәвен әйтә. Аны тиздән кулга алачаклар. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса