Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

21 ел тешен чистартмаган...

Британиядә яшәүче 21 яшьлек Джей исемле егет дөньяга туганнан башлап кулына бер тапкыр да теш щеткасы тотып карамаган. Бәләкәй чагында әти-әнисе ни өчендер аның тешләренең сәламәтлеге хакында уйламаган, ә малай ялкаулыгын җиңә алмаган.

Еллар үтү белән гигиена юклыгы Джейның тешләрен зарарлый башлаган. Ләкин ул бу очракта да теш табибларына мөрәҗәгать итмәгән. Сәбәбе - курку. Джейның тормышы урындагы телевидениедә бер телешоуда төп герой булганнан соң үзгәрә. Ул эфирда коточкыч тешләренең аңа яхшы хезмәт урыны табарга һәм кешеләр белән аралашырга комачаулавын әйтә. Шуннан соң ул куркуын җиңеп, үзендә стоматологка барырга көч таба.

Доктор Джейның тешләрендә егерме ел буе җыелган ташларны чистарта. Дәвалый алмаслык булып зарарланган 11 тешен алып ташлап, ясалма тешләр куярга кирәклек тә ачыклана. Ләкин "капиталь ремонт"ка тотыныр алдыннан табиб егеттән бу көннән башлап тешләрен чистарта башлаячагы хакында вәгъдә ала.

Хәзер инде матур елмаюга ия булган егет сүзендә тора. Үзенә шунда ук электр теш щеткасы сатып ала.

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса