Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

2050 елда яман шештән ел саен 16 миллион кешенең гомере өзелергә мөмкин

Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы күрсәткечләре буенча 2050 елга яман шеш белән авыру очраклары дөнья буйлап 24 миллионга җитәчәк, авырудан ел саен 16 миллион кеше үләчәк. Яман шешне өйрәнү буенча халыкара агентлык күрсәткечләре буенча ел саен авыру очрагы 2 процентка артып бара.


Россиядә яман шеш авырулары артуы 1981 елдан күзәтелә. Республикада 2015 елда авыру очрагы 2,2 тапкыр арткан. (1982 елда 100 мең кешегә 182 авыручы туры килсә, хәзер 391,4 очрак теркәлгән). 2016 елда яман шештән 7 520 кеше үлгән. Соңгы биш елда бу сан 11,6 процентка арткан.

Татарстан Республикасы сәламәтлекне саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов сүзләренчә, ирләрдә күбрәк - үпкә, ашказаны, мәни бизе, хатын-кызларда - күкрәк, тире һәм юан эчәклектәге яман шеш барлыкка килә.

- Татарстан территориясендә яман шеш очраклары артуын экология белән дә, зарарлы, химик җитештерү белән дә бәйли алмыйм. Хәтта кайбер авылларда Түбән Кама шәһәре белән чагыштырданга авыру очраклары күбрәк теркәлә. Безнең һәр күзәнәгебездә үз-үзен үтерү һәм яңарту системалары бар. Рак күзәнәкләре тиз үсүче бик яшь күзәнәкләр. Кешенең иммунитеты һәр вакыт ул күзәнәкләрне үтереп барырга тиеш. Яшь барган саен иммунитет начарая, димәк яман шеш белән авыру очраклары да арта дигән сүз, - ди Сергей Осипов.

Алисә Сабирова

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса