Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

2024 елда Марска билет откан кызның әнисе Чаллыда яши икән

Mars One проектын оештыручылар гомерлеккә Кызыл планетага күчеп китү ихтималы булганнарның исемлеген игълан итте. 100 дәгъвачы арасында Санкт-Петербургтан 27 яшьлек Оксана Дмитриева да бар.

Баксаң, Оксананың әнисе Чаллыда яши икән. Әни кеше проектта катнашучыларны "тәҗрибә әрләннәре" дип атый икән. Ләкин кызының карары нык, ди. "Әти-әнине яратам, әмма мине Җирдә бернәрсәдә тотмый", -дигән Оксана. Ире юк, бала багу турында уена да кереп карамаган, ә Марста аңа зур колония төзелешендә катнашу мөмкинлеге ачыла. Кызны Марска билетның бер якка гына булуы да борчымый.

"Башта бераз шик бар иде. Әмма башка чарасы булмагач, бу шарт белән килештем. Кемдер башларга тиеш иде бит инде бу эшне. Бераз шөлләтә. Ләкин Җирдә дә көтелмәгән хәл чыгарга, башыңа кирпеч төшәргә мөмкин",- дип тынычландыра ул үзен.

Mars One программасын гамәлгә ашырырга 24 кешене сайлап алачаклар Һәм төркемнәргә бүлеп, 2024 елда Кызыл планетага җибәрәчәкләр. Очыш 7 айдан 8 айга кадәр сузылыр дип көтелә. Герметик станциядә һәркем өчен 50 кв.м. лап "шәхси территория" бирелә. Шулай ук эш зонасы, кунак бүлмәсе һәм душ каралган. Марсианнар гадәти кием кияргә һәм үзләре үстергән ризыкларны ашарга тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса