Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

2015 елның 1 гыйнварыннан укытучылар өчен махсус стандарт гамәлгә керергә мөмкин

Ике ел дәвамында әзерләнгән документ турында әлегә фикер алышу бара.

Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов белдергәнчә, әлеге үзгәрешләр бүгенге җәмгыять куйган таләпләргә җавап бирә. Аны министрлыкның иң мөһим проектларыннан берсе дип саныйлар.

Замана укытучысына бер чит телне булса да үзләштерү бурычы куела. Укытучы барлык балалар белән дә эшли белергә тиеш. Укучыларның да төрлесе була: сәләтлесе, рус телен начар белгәне, тәрбия ягы авыр булганы, авыру балалар... Билгеле булганча, соңгы вакытта мәктәпләрдә инклюзив белем бирү, ягъни сәламәт укучылар белән авыру балаларны бер сыйныфта укыту алымы гамәлгә кертелде. Компьютер ярдәмендә видеопрезентация, конференцияләр, скайп аша дәресләр үткәрү исә укытучыларга әллә ни авырлык тудырмас кебек. Кыскасы, бер сыйныфта физик мөмкинлекләре чикле, рус телен белмәгән, бик сәләтле бала булганда да педагог аларга сыйфатлы белем бирә алырга тиеш булачак. Белгечләр исә моны барлык укытучыларның да булдыра алачагына шикләнә. Шуңа күрә бүген ул таләпләргә җавап бирердәй укытучылар әзерләү беренче мәсьәлә булып тора. Ә менә иске программалар буенча белем бирүче вуз мөгаллимнәренең ничек үзгәрәчәге билгеле түгел, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250