Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

2015 елдан чыгарылыш сыйныф укучылары инша да язачак

2015 елда чыгарылыш сыйныф укучыларына тагын бер сынау өстәлә - бердәм дәүләт имтиханнарыннан тыш, алар инша яза башлаячак (бу очракта кабаттан кайтарыла сүзе дөресрәк яңгырыйдыр, мөгаен).

Без мәктәптә инша язып үскән буын. Аның темасы да, юнәлеше дә төрле иде. Чыгарылыш имтиханыннан тыш, мәктәп программасына кертелгән әсәрләрне укып, тикшереп чыкканнан соң да, укытучылар йомгак ясау рәвешендә инша яздырып, белемнәребезне сынады. Ул чорларда: "Бигрәк күп язабыз", - дип зарланган чаклар да булгалагандыр, әмма еллар узгач: "Әле ярый язганбыз", - диюләребез ешрак яңгырый. Ни өчен шундый фикердә булуыбызны, кем әйткәндәй, "на пальцах" аңлатырга тырышып карыйк. Инша язу турындагы карарны уфтанып кабул иткән 11 не тәмамлаучыларга (башка сыйныф укучыларына да) - бездән "шпаргалка" - хәтер янчыгыгызга теркәп куегыз - асылда ул сезгә файдага гына булыр.

Интернет аяк чала

Хәзерге чор балалары матур әдәбияттан ерак тора. Алар әсәрне укыган вакытта да рәхәтләнеп китап кочаклап утырмый, электрон вариантына өстенлек бирә. Монысы, әлбәттә, икенче тема, шулай да электрон китап кешене компьютерга, димәк, Интернетка тагы да бәйли. Сер түгел, укучылар өй эшләрен дә Интернет ярдәмендә эшли - заманасы шуңа этәрә. Аеруча да социаль челтәрләр кешенең "ярлылануына" китерә. Андагы тузга язмаган язмалар, кыска сүзләр белән аралашу, жаргоннар, урам теле - һәммәсе дә фикерләү сәләтенә, дөрес язылышка, сүз байлыгына аяк чала. Бала үзеннән-үзе билгеле бер темага матур һәм эзлекле итеп сөйли алмый башлый. Ә менә китап укыса, ул үз сөйләмендә бөек язучы һәм шәхесләрнең акыллы сүзләрен дә куллана алыр иде. Әйткәндәй, бүгенге мәктәп укучылары Тукай һәм Пушкинның атаклы шигырьләрен дә белми. Яттан уку - аларга бөтенләй ят күренеш. Чатнама суык, кояшлы кышкы иртәдә өлкән буын: "Мороз и солнце; день чудесный!" шигырен телгә алса, я булмаса, Казанга кузгалганда Тукайның: "Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап..." сүзләре белән шаяртса, яшь буын үз хис-кичерешен ничек аңлата микән? Кызыксынып, танышымның улыннан: "Әлеге юлларны беләсеңме?" - дип сорадым. Ул быел 8 нче сыйныфта укый (билгеле сәбәпләр аркасында исемен дә, мәктәбен дә атамыйм).

- Пушкинны өйрәндек инде без, әкиятнең аныкы икәнен беләм, - дигән җавап кайтарды миңа. Бу урында артык сүз сөйләү кирәкмидер.

Китапханәләр җанланырмы?

Әлеге дә баягы, укучылар китап укый микән дигән сорау белән мин Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәгә мөрәҗәгать иттем. Минем нинди максатта шалтыратканымны сизгән кебек хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Газилә Гобәйдуллина: "Элек балалар инша язганда, безгә күбрәк киләләр иде", - диде. Менә сиңа мә! Димәк, киләсе елда китапханәләр җанланырга тиеш.

- Көненә 50-60 укучы килә, күпчелек 9, 10, 11 нче сыйныф укучылары. Аеруча мәктәп программасы буенча китапларга сорау зур. Матур әдәбиятка ихтыяҗ әзрәк, - ди әңгәмәдәшем. - Элеккеге елларда балалар критик әдәбият, рецензияләр укыды, уку заллары көн дәвамында тулы торган чорлар бар иде. Инша, рефератлар әзерләргә күп йөрделәр. Үзебез аена 4-5 чара оештырып, укучыларны җәлеп итәргә тырышабыз.

Форсаттан файдаланып, татар китаплары язмышы белән дә кызыксындым.

- Яшьләр бик укымый, өлкәннәр исә татарчаны яратып укый. Бүген бездә Зифа Кадыйрованың әсәрләренә чират җыелды. Укучылар татар телендәге "Мәктәп программасына ярдәмгә" 25 томлы китабын еш ала, - диде китапханә хезмәткәре.

Өстенлеге зур булачак

Интернет челтәрендә Россия Хөкүмәтенең яңа карары төрле яңгыраш тапты, билгеле. Бер төркем укытучы укучылары бу биремне ничек ерып чыгар дип борчылса (сынау мөгаллимне дә бәяләячәк), икенчеләр билге иншаны кем укыячагына бәйле дип шәрехли. Әлбәттә, үз укытучың тикшергән очракта, ул синең ни дәрәҗәдә язу сәләтеңне чамалап, үсеш күзәтелү-күзәтелмәвен билгели ала. Ә чит кеше бары тик текст белән генә очраша, димәк, билгедә тикшерүченең иншага шәхси мөнәсәбәте, карашы чагылачак.

Бүген әле укучыларның бу иҗади эшне ничек башкарачаклары тәгаенләнмәгән, Мәгариф һәм фән министрлыгы әле шуның өстендә баш вата. Югары уку йортларына укырга кергәндә киләсе елдан иншаны иң яхшы язганнарга өстенлек биреләчәк. Хәтта булачак инженер һәм химикларны сайлаганда да. Уйланырга җирлек, әзерләнергә вакыт бар әле.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250