Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

2014 нче елда төрек дөньясы башкаласы Казан булачак

Шушы көннәрдә бу титулны Искешәһәргә тапшыру тантанасы узган

2014 нче елда төрек дөньясы башкаласы Казан булачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы.
Быел төрек дөньясының мәдәни мәркәзе - Төркиянең Искешәһәре. Кичә Әнкарада, шәһәргә шул титулны бирү тантанасы узган.
Ел саен мәдәни башкаланы сайлау карары, 2010 нчы елда Истамбулда төрки телле дәүләтләр берлегенең X саммитында кабул ителгән. Беренче булып, бу титулны 2012 нче елда Казакъстан башкаласы Астана алган булган.
"Безнең мәдәни фестивальгә дәүләт бюджетыннан 220 миллион доллар акча бүлеп бирелгән. Аның белән Искешәһәр провинциясе губернаторы Кадир Кочдемир җитәкчелек итәчәк. Ел дәвамында 20 дән артык мәдәни чара узачак. Рәсми төстә алар Искешәһәрдә 23 нче мартта башланачак. Фестиваль ачылышына Төркия Премер-министры Реджеп Тайип Эрдоган киләчәге көтелә", - дип белдергән "Искешәһәр-2013" проект координаторы Гюльнара Муртазаоглу.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250