Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

2014 елның 1 гыйнварында, кояш баю белән, мөселман календаре буенча Мәүлид ае башлана

Әлеге айда барлык кешелек өчен зур вакыйга - Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) дөньяга килгән.

Шушы айда ул вафат та булган

2014 елның 1 гыйнварында, кояш баю белән, мөселман календаре буенча өченче ай - Рәбигуль-әүвәл ае башлана. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр, аш мәҗлесләре үткәрәләр, пәйгамбәрне олылап, кичәләр оештырылар.

Әлеге айда барлык кешелек өчен зур вакыйга - Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) дөньяга килгән. Шушы айда ул вафат та булган.

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) Рабигуль-әүвәл аеның 11нән 12сенә каршы кичендә (быел милади буенча 12сеннән 13 гыйнварга каршы кичтә) дөньяга килгән.

Шулай итеп, сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне Рәбигуль-әүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Барлык мөселманнар өчен Пәйгамбәребезнең туган көне - шатлык көне. Шуңа күрә, бу көн уңаеннан һәм иманыбызны ныгыту ниятеннән, изге гамәлләр кылабыз. Гомәр бин әл-Хаттаб (рәзыйАллаһу ганһе): "Мәүлидне олылаган һәркем Ислам динен үстерергә ярдәм итә", - дигән.

Рабигуль-әүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса