Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

2014 елда аерым күпфатирлы йортларда торак хезмәтләре өчен түләү тагын артачак

Чөнки капиталь ремонт өчен мәҗбүри түләү кертелә. Ул бер квадрат метр өчен 5 сумнан да ким булмаска тиеш

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары торакларны наймга алып торучылар һәм милекчеләр өчен генә тарифларны билгели. Бу алар идарә формасын сайлап алмаган очракка карый. Милекчеләр йорт хуҗаларының гомуми җыелышында, идарәче компания яки торак милекчеләре иптәшлеге тәкъдиме буенча, идарә формасын үзе сайлап ала, күпфатирлы йортларны карап тоткан һәм ремонтлаган өчен түләүләрне үзе билгели ала дип саный министр.

Бүгенге көндә республикада бөтен торак фонды мәйданы 90 млн. 691 мең кв.м. тәшкил итә. 2300 мең кеше 17 мең 311 күпфатирлы йортларда яши, аларның гомуми мәйданы 67 млн. кв.метрга җитә. Аларның 32 проценты - торак милекчеләре иптәшлеге һәм торак-төзелеш кооперативы, 64 проценты идарәче компанияләр карамагында.

Министр хәбәр иткәнчә, халыкка күрсәтелә хезмәтләрнең саны һәм сыйфатыннан аларның бәясе дә килеп чыга. Төрле районнарда торак хезмәтләре җыелмасы бәясе төрлечә. Казанда бер квадрат метр өчен 22 сум 52 тиен түләргә туры килсә, Кайбыч районында бу күрсәткеч 7 сум 87 тиен тәшкил итә.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2014 елда аерым күпфатирлы йортларда торак хезмәтләре өчен түләү тагын артачак. Чөнки капиталь ремонт өчен мәҗбүри түләү кертелә. Ул бер квадрат метр өчен 5 сумнан да ким булмаска тиеш. Ә республика буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч 3,4 млрд. сум тәшкил итә, дип хәбәр итә "татар-информ".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250