Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

2014 елда 1,5 мең чиновник эш урыныннан колак кагачак

2014 елда республика һәм муниципаль органнарда хезмәт куючы 1,5 мең чиновник эшеннән азат ителәчәк.


Хәзерге вакытта алар бюрократ аппаратның 15 процентын тәшкил итә. "Кыскарту" җиле кагылмаган чиновникларның хезмәт хакы исә 13 процентка артачак.
2013 елның июнь ахырына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанның башкарма хөкүмәт органнарында 4 мең 750 хезмәткәр исәпләнә. Муниципаль органнарда 5 мең 269 кеше хезмәт куя.
Росстат идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 26 мең, муниципалитетларда 23 мең сумны төшкил итә.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250