Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

2011 елда – 2010 гаилә

Узган ел Татарстанда соңгы 19 елда беренче тапкыр туучылар саны үлүчеләрдән күбрәк теркәлгән. Әлмәт муниципаль районында да күрсәткечләр куандырырлык.

ЗАГС идарәсе начальнигы Резеда Котдус кызы Заһретдинова әңгәмә барышында башка төрле шатлыклы саннар белән дә уртаклашты.
- Резеда Котдусовна, Сезнең агымдагы атнадагы дүшәмбе киңәшмә сендә ясаган чыгышыгызда байтак кына күңелне җылытырлык саннар китерелде, 2011 елда гаиләләрдә кайгы-хәсрәтнең кимрәк булуы аңлашылды.
- Эшчәнлегебезгә нәтиҗә ясап, башта гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве күрсәткечләре белән таныштырып үтик. Мәгълүм булганча, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве вәкаләте Татарстан Республикасында закон нигезендә җирле үзидарә органнарына тапшырылды. Шуңа күрә бу эшне ЗАГС идарәсенең белгечләре белән берлектә авыл җирлекләренең 36 белгече дә үткәрде. Әйтергә кирәк, соңгы 3 елда теркәлгән актларның артуы күзәтелде. Статистикага күз салыйк: 2009 елда барлыгы 7874 акт язуы (шуның 800 е авыл җирлекләрендә) булса, 2010 елда ул 8336 ( 981 е авыл җирлегендә), узган ел 8418не (919) тәшкил итте. Шулай итеп, 2011 елда теркәлгән актларның тулаем саны 8418, ә юридик яктан әһәмиятле гамәлләрнеке 8846 булды.
- Теркәүләрнең төрләренә аерым тукталсагыз иде.
- Әлмәт муниципаль районында узган ел туу турында 2851 акт теркәлде (дөньяга килүче сабыйларның 59 проценты малайлар). Дөрес, ул 2010 ел белән чагыштырганда 2 процентка кимрәк. 464 бала никахтан тыш туды. Аларның саны 2010 елга караганда 42 процентка артыграк булуын да билгеләп үтәсе килә. Татарстанда һаман да һәр алтынчы бала тулы булмаган гаиләдә туа. Сүз уңаенда, үткән ел аталыкны тану турында 297 акт теркәлде.

- Бездә әле "күке" әниләр дә юк түгел. Бу җәһәттән күрсәткечләр нинди?
- Шөкер, 2007 ел белән чагыштырганда баш тартылган балалар саны 4 тапкырга кимеде. 2007 елда 14 сабыйны әниләре бала тудыру йортында калдырып чыккан булса, 2008 дә аларның саны 8, 2009 да 12, 2010 да 10 булды, ә узган ел мондый язмышка 3 бала дучар ителде. Үткән ел уллыкка яки кызлыкка алу турында 19 акт теркәлде.
Балалар турында сүз чыккач, тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлтәсе килә: дөньяга килгән 2851 сабыйның 42 проценты - гаиләдәге икенче, 10 проценты - өченче нәни. 85 бала дүртенче һәм аннан соңгы бала булып дөньяга аваз салган. Тулаем алганда, икенче һәм аннан соңгы балалар саны 2010 елга караганда 4 процентка артыграк. Мин моны дәүләтнең гаиләләргә ярдәм итү буенча чаралар күрүе нәтиҗәседер дип уйлыйм.

- Ә хәзер никахлашучылар турында сүз алып барыйк инде.
- Әлмәт муниципаль районында узган ел 2010 пар никахларын теркәде. 2010 елда гаилә коручы парлар саны 1766 иде. Димәк, үсеш 14 процент тәшкил итә. Өйләнүче ир-атларның күпчелеге 20-35 яшьлекләргә туры килә. Кәләшләрнең 63 проценты 20 дән 30 яшькә кадәрге. Кияүләрнең иң яше 18, ә кәләш 16 яшьлек. Иң өлкән кияүнең 74, ә кәләшнең 71 яшьлек икәнлеген дә әйтеп үтәсе килә. 2010 елда иң зур яшьтәге кияү белән кәләшкә 87 һәм 85 яшь иде. Арада элеккеге хатын белән ирнең кабаттан кушылу очраклары да күзәтелә. Узган ел язылышучыларның 55 пары нәкъ менә шундыйлар. Чит ил гражданнары белән законлы никах коручылар да юк түгел. Күпчелек Таҗикстан , Казахстан һәм Үзбәкстан гражданнары белән никахка керә. Шулай ук Польша, Төркия, Көньяк Корея, Колумбия гражданнары белән дә гаилә коручылар очрый.

- Хәтердә, элегрәк никахлашучыларга караганда аерылышучылар күбрәк иде. Хәзер бу җәһәттән саннар нинди?
- Мин куандырырлык дияр идем. Чөнки узган ел 2010 елга караганда азрак гаилә - 853 никах таркалды. Нигездә яшь гаиләләр аерылыша. 5 елга кадәр аерылышучыларга 36, 9 елга кадәргеләргә 27, 10-14 ел бергә яшәүчеләргә 12, 15-19 елдан соңгыларга 8, 20 һәм аннан да күбрәк ел гомер кичергәннән соң гаилә җепләрен өзүчеләргә 17 процент туры килә. Иң авыры шул, әти-әниләренең аерылышуы арка- сында балалар интегә.

- Аерылышуларның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?
- ЗАГС идарәсе белгечләре ел саен гаиләләрдәге низагларның төп сәбәпләрен ачыклау максатыннан сораштыру уздыра. Сораштыруда катнашканнарның 40 проценты бер-берсен аңламау һәм уртак кызыксынуларның булмавы сәбәпле араларын өзгән. Өчтән бере матди авырлыкларга күрсәтте. Шунысы кызыклы, матди байлык күбрәк яшь гаиләләргә җитенкерәми, ә 30 яшькә якынлашканнар гаиләдәге психологик уңайлылыкка өстенлек бирә. Төп сәбәпләр арасында шулай ук хыянәт, туганнарның гаиләләргә тыкшынуы, алкоголизм да бар. Соңгы очракта аерылышу инициативасы белән 41-55 яшьлек хатын-кызлар чыккан. Быел да социологик тикшеренү буенча эш алып баруны, "Гаиләгә ярдәм күрсәтү үзәге" МУП каршында психология службасы ачуны планлаштырабыз.

- Татарстанда узган ел үлем-китем дәрәҗәсе соңгы унъеллыкта иң түбән буларак теркәлгән - 47035 кеше гүр иясе булган һәм бу сан 2010 елга караганда 2678 кешегә кимрәк. Әлмәт муниципаль районы буенча саннар нинди?
- Бездә үлү турында 2300 акт теркәлде. Ул 2010 ел белән чагыштырганда 3 процентка, ягъни 71 актка кимрәк. Халыкның табигый үсеше 544 кеше тәшкил итте. Бу безнең районда табигый үсешнең уңай динамикасы саклануы хакында сөйли. 2008 елда туучылар саны 2482, үлүчеләр 2375, 2009 елда әлеге саннар шул рәвешчә 2629 һәм 2388, 2010 елда 2913 һәм 2371 иде.

- Мәгълүм булганча, ЗАГС хезмәт күрсәтүләрне камилләштерә, кешеләргә уңайлыклар тудыра бара. Электрон хезмәт күрсәтүләргә күчү - шуның бер мисалы.
- Бүген 30 дан артык, шул исәптән гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве хезмәтеннән дә инфоматлар һәм Интернет-портал аша гына файдаланырга була. Электрон хезмәткә ихтыяҗ көннән-көн арта бара. 2010 елдан барлык авыл җирлекләре дә Татарстан Республикасы ЗАГСы АИС дәүләт мәгълүмат системасына тоташтырылды. Эш урыннары кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителде. Шулай итеп, авыл җирлеге белгечләре дә Татарстан Республикасы хөкүмәтенең рәсми порталына, республиканың, муниципаль берәмлекләрнең ЗАГС идарәләре сайтларына, ТР дәүләт хезмәтләре порталына тоташа ала. Әлмәт муниципаль районының рәсми сайтында һәм бердәм мәгълүмат порталында гражданлык хәле актларын теркәү өчен кирәк булган документлар һәм гариза формалары урнаштырылган. Интернет челтәре хезмәтләреннән файдаланучы гражданнар өйдә генә дәүләт теркәвенә гаризаны, дәүләт пошлинасын түләү өчен квитанцияне тутыра, пошлинаны түли һәм ЗАГСка кирәкле документны алу өчен әзер кәгазьләр җыелмасы белән килә ала.

- Белгәнебезчә, хәзер язылышу көнен дә Интернет аша гына билгеләргә була. Шул хакта да әйтеп үтсәгез иде.
- Узган елның май аеннан ЗАГС идарәсендә электрон чиратларны оештыру буенча җиһаз һәм инфомат урнаштырылды, никахлашу көнен һәм сәгатен алдан билгеләү буенча халык белән эшләү өчен аерым эш урыны җиһазландырылды. Форсаттан файдаланып, яңа режимда эшләүнең өстенлекле яклары күп булуын да искәртәсе килә. Беренчедән, чиратта торучы кешеләр саны кискен кимеде. Хәзер алар кабул ителүгә үзләре өчен кулай вакытка языла һәм шунда гына килә ала. Дәүләт пошлинасын һәм барлык түләүләрне терминал һәм инфомат аша түләү дә уңайлылык китерде.

- Әгәр сер булмаса, күпчелек нинди гаризалар электрон рәвештә языла?
- Күпчелек никахлашу вакытын шул рәвешчә билгели. Онлайн хезмәтеннән бигрәк тә яшьләр теләп файдалана. 2011 елның гыйнварында 95 парның берсе генә Онлайн-броньлауны кулланган булса, ел нәтиҗәләре 85 процент гаризаның электрон рәвештә кабул ителүен күрсәтә. Яңа туган сабыйларга дәүләт теркәвен шул рәвешчә уздыруга да өстенлек бирелә. Хәзер моны бала тудыру йортында ук башкарырга мөмкин. Бер көндә туу турында 30-40 акт язуы теркәлә.

- Резеда Котдусовна, бердәм тәрәзә службасы ачылуны ничек бәялисез?
- ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең Пенсия фонды һәм медицина иминияте оешмалары белән ведомствоара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә медицина иминияте полисы алу һәм яңа туган сабыйга исәп-хисап счеты ачу, кирәк булганда ана капиталы алуга документлар туплау гадиләштерелде. Сабыйның әти-әнисенә ЗАГСта туу турында теркәү уздырганда шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә һәм белешмәләрне Пенсия фондына җибәрүгә ризалык бирү дә җитә. Әти-әниләргә әзер документлар артыннан киләсе генә кала. Агымдагы елның гыйнварыннан тууны, үлүне теркәүгә, аталыкны тануга, никахны өзүгә, исем алыштыруга, уллыкка яки кызлыкка алуга, кабаттан таныклык һәм белешмәләр бирүгә, гражданлык хәле акты язуларына төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертүгә электрон рәвештә гаризалар кабул итү буенча яңа электрон хезмәтләр җыелмасы кертелә. Заманча технологияләр сорауларны веб-камера кулланып видеоконференция режимында оператив чишәргә ярдәм итәчәк. 2011 елның 29 ноябрендә беренче видеокабул итү оештырылды.

- ЗАГС идарәсе күркәм чаралар да оештыра бит әле.
- Әйе, идарә тарафыннан гаилә юбилейлары, яшьләр никахлашкан көнне гаилә династияләрен хөрмәтләү, дөньяга килгән нәниләрне тантаналы шартларда теркәү, ана капиталына сертификатлар тапшыру һәм башкалар истә калырлык итеп уздырыла. Менә икенче ел рәттән Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган чаралар шәһәркүләм бәйрәмгә әйләнеп үзәк паркта үтә. Боларның барысы да гаиләләрне ныгытуга юнәлтелгән. Күргәнегезчә, ЗАГС органнары алдында торган бурычлар күптөрле һәм без аларны үтәү өчен барлык тырышлыгыбызны куябыз.
И.Апачаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250