20 яшьлек танылган спортчы һәлак булган
Классик шахмат буенча Россиянең экс-чемпионы, гроссмейстеры Юрий Елисеев фаҗигале төстә һәлак булган. Спортчыга нибары 20 яшь кенә иде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Юрийның якын дусты Даниил Дубовның сүзләре буенча, спортчы уникенче каттан егылып төшеп үлгән. Ул тәрәзә аркылы балконга чыкмакчы булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа