Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

20 яшьлек егет иске машиналар сатып акча эшләгән

Егет шәһәр урамнарында иске автомашиналарны карап йөргән һәм эвакуатор чакыртып, аларны металл кабул итү пунктына илтә торган булган. Шулай итеп, ул 5 машинаны сатып, 75 мең сум акча эшләгән.

Чаллы полицейскийлары оператив-тикшерү чаралары барышында гаеплене тоткарлаганнар. Егет гаебен тулысынча таныган.
Урамнарны «чистартудан» тыш, егетнең башка гаебе дә булган. Ул 31 августта бер яшүсмерне кесә телефоныңны төзәтеп бирәм дип алдаган, моның өчен башта 1500 сум, соңрак тагын 1800 сум алган. Шуннан соң акча һәм телефон белән юкка чыккан. Яшүсмергә килгән зыян 9000 сумнан артык тәшкил итә.
Суд карары белән егет 2 ел сынау срогы белән 2 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Моннан тыш, ул яшәү урынын алыштыра алмый һәм һәрдаим махсус органга килеп теркәү үтеп торырга, шулай ук китергән зыянны үз кесәсеннән капларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса