19 яшьлек студент кыз үзе укыган институтта егылып үлгән
Икътисад, идарә һәм хокук институтының Чаллыдагы филиалы бинасында әлеге уку йортында белем алучы 19 яшьлек студент кыз көтмәгәндә вафат булган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, бер төркем студентлар көндезге берләр тирәсендә өмәгә барырга җыена - ул вуз территориясендә узарга тиеш була. Кыз алдарак килә һәм 12.50 сәгатьтә «Гомуми психология» бүлмәсенә керә. Биредә аның хәле начарая, ул идәнгә аңын югалтып егыла һәм үлә. Тиз арада «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырсалар да, табиблар кызга берничек тә ярдәм итә алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа