Әлмәт таңнары

19 яшьлек әлмәтлене баздан тапканнар

11 мартта кичке җиденче яртыларда шәхси йортларның берсендә баздан 19 яшьлек егетнең мәетен табалар.

Экспертлар фаразлавынча, ул 10 сәгатьләп элек үлгән. Ул үзе 8 Март урамында яшәгән. Ә үле гәүдәсен Успенский тыкрыгындагы дача йорты базыннан тапканнар. Хәзер тикшерүчеләргә аның дача йортына ничек килеп эләккәнен ачыкларга туры киләчәк. Фаразларга караганда, үлем криминал белән бәйле. Чөнки егетнең муенында пычак эзе бар. Якын арада бөтен экспертизалар үткәреләчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: