Әлмәт таңнары

19 яшьлек Алексей Голосовны эзләү дәвам итә

Россия Тикшерү комитетының Казандагы Мәскәү районы буенча тикшерү бүлегендә, 19 яшьлек Алексей Голосовның хәбәрсез юкка чыгуы факты буенча Россия Җинаять Кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче кисәге (үтерү) нигезендә кузгатылган җинаять эше тикшерелә.

2013 нче елның 18 нче декабре кичендә Казан шәһәрендә Голосов Чехов урамы буенча йортларның берсендә яшәүче танышына юнәлә. Берникадәр вакыттан соң, алар бер иптәшләре белән Мәскәү районына юл тота. Голосов Мәскәү базары янында төшеп кала, һәм хәзерге вакытка кадәр аның кайдалыгы ачыкланмаган.

Аны түбәндәге билгеләр буенча танып була: тышкы кыяфәте 20 яшь тирәсе, буе 170 см га якын, чандыр гәүдәле, чәче куе коңгырт, күзләре коңгырт, сул якта ирене өстендә миңе бар, уң беләгендә "ДЖА" рәвешендәге җөй бар.

Реклама

Капюшонлы кара кыска пуховик, кара чалбар, кара баулы нубук ботинкалар, зәңгәр һәм яшел төстәге киң полосалар төшерелгән ак молнияле олимпийка килгән булган. Үзе белән рюкзагы булган.

Нинди дә булса мәгълүматка ия булган барлык гражданнарның 02, 520-78-37, 89270-307-770 телефоннары буенча шалтыратуы сорала. Анонимлык гарантияләнә. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә. http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/02/04/94382/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: