Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

19 кешенең гомерен өзгән җинаять эше буенча суд процессы башланды

Бүген Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендә булган янгын очрагы буенча суд процессы башланды.

Эшне Киров районы судында караячаклар. Искәртеп үтәбез, "Адмирал" сәүдә үзәгендә фаҗига 2015 елның 11 мартында булды. Уттан 4 мең квадрат метр мәйдан зыян күргән. Янгын 19 кешенең гомерен өзә, 61 кеше җәрәхәтләр ала. Җинаять эше буенча 703 кеше зыян күргән дип табылган.

Әлеге җинаятьтә 12 кеше гаепләнә: "Заря" ҖЧҖ директоры һәм аның ике урынбасары, "АС Менеджмент" идарә компаниясе" ЯАҖ гендиректоры, Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе белгече, районара суд приставлары бүлеге җитәкчесе. Шулай ук түбә ябуны башкарган биш эшче дә бу исемлектә бар. Әлеге җинаятьне эшләүдә катнашы барлыгын 2 эшче генә таныган. Калганнары өлешчә таный, яисә бөтенләй гаепне кире кага.

Суд утырышы сәгать 10.00 дә башланды.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса