180 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителгән
Мировой суд 26 яшьлек «эшкуарны» мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә дигән хөкем карары чыгарган.
Агымдагы елның гыйнварында Чаллы хокук сакчылары егетне уен җиһазлары һәм Интернет челтәреннән файдаланып комарлы уеннар оештырганда тоткарлыйлар. Легаль булмаган уен йорты автомойкаларның берсендә подвал бинасында оештырылган була. Уен залына билгеле бер клиентлар бары шалтыратып кына керә ала. Тикшергәндә аннан уен автоматы һәм 11 мең сумнан артык акча табып алалар.
Җинаять эше кузгатылып, Чаллы егетенә карата хөкем карары чыгарыла. Ул 180 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа