Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

18 ел элек “үлгән” кызы өчен пенсионердан акча таләп итәләр

18 ел элек 6 айдан туган кызын бала тудыру йортында калдырган хатын аның исән икәнлеген 1 ай элек кенә белгән.

Аңардан 200 мең сум акча таләп итәләр.

Чаллы суд приставларына кызның опекуныннан гариза кергән. Ул 15 ел элек 3 яшьлек кызчыкны тәрбиягә алган була. Барлык документлар да рәсмиләштерелеп бетерелгәннән соң, баланың тумыштан бик күп авырулары барлыгы ачыклана. Шушы дәвер эчендә кызны тәрбиягә алган гаилә аны дәвалый, белем бирә, хәзер биологик әнидән 200 мең сум акча таләп итәргә булганнар.

Суд приставлары кызның анасын эзләп тапкан. Ачыкланганча, аның йөклелеге катлаулы булган һәм бала 6 айдан туган. Табиблар баланың озакламый үләчәген әйтеп, анага аны хастаханәдә калдырырга тәкъдим итә. Хатын шулай эшли, бу вакытта ул ялгызы 1 яшьлек бала тәрбияләгән була. Биологик ана кызының исән калганын башына да китерми. Хәзер ул пенсиядә, аның 3 баласы, 2 оныгы бар.

Хәзер опекуннарга акча таләп итү-итмәү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса