Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

17 яшьлек кыз 8 нче каттан егылган

Бүген сәгать унынчы яртылар тирәсендә җирле көллияткә укучы кызның гомере шул рәвешчә өзелә. Шаһитлар Яр Чаллыдагы 48 нче комплекстагы йортларның берсеннән кычкырган һәм шапылдап төшкән тавышны ишетүләрен сөйли. Ә аннан соң җирдә яткан гәүдәне күреп ашыгыч ярдәм чакыралар. Медицина хезмәткәрләре 12 минуттан килеп җитә. Әмма балигъ булмаган кызның имгәнүләрдән гомере...

Бүген сәгать унынчы яртылар тирәсендә җирле көллияткә укучы кызның гомере шул рәвешчә өзелә.


Шаһитлар Яр Чаллыдагы 48 нче комплекстагы йортларның берсеннән кычкырган һәм шапылдап төшкән тавышны ишетүләрен сөйли. Ә аннан соң җирдә яткан гәүдәне күреп ашыгыч ярдәм чакыралар. Медицина хезмәткәрләре 12 минуттан килеп җитә. Әмма балигъ булмаган кызның имгәнүләрдән гомере өзелгән була инде. Кызның гәүдәсе янына беренчеләрдән булып кибеттән кечкенә кызы белән кайтучы әтисе килә. Ә әниләре гомере өзелгән кыз белән өйдә калган була. Әти-әни әйтүенчә, кызларына ул бер егет белән танышканчыга кадәр тел-теш тидерерлек булмый. Алар фикеренчә, егет наркотик матдәләр дә куллана торган булган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре әле вакыйга сәбәпләрен ачыклау белән шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса