17 яшьлек егетнең юл-транспорт һәлакәтендә гомере өзелде
12 ле Лада машинасының руль артындагы 18 яшьлек егет исерек була. Зур тизлектә ул "40" лы юл билгесен бәреп, юл кырына чыгып оча.
Чүпрәле районында теркәлгән авариядә 17 яшьлек үсмернең гомере өзелә, машинадагы ике яшүсмер шифаханәгә озатыла. Ахырдан ачыкланганча, машина йөртүче дә, пассажирлар да куркынычсызлык каешын эләктермәгән була
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа