Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

1500 ничек 10 мең 500 гә әйләнгән

Бер ханымга суд тарафыннан 1500 сум административ штраф салынган булган.

Ул аны тиешле срокта түләмәгән. Лениногорск район бүлеге приставы аңа карата тагын бер административ хокук бозу турында беркетмә төзегән. Суд аңа 3 айга чигереп тору шарты белән 3 мең күләмендә штраф салган. Ханым монысын да санга сукмаган.

Суд приставы штраф түләмәгән өчен кабат административ беркетмә төзегән. Бу юлы суд аның буенча 6 мең сум штраф салган. Хәзер әлеге ханымга штрафларның барысын да түләргә туры киләчәк. Менә шулай итеп 1500 түләргә теләмәгән ханым хәзер 10500 сумны кесәсеннән чыгарып салырга мәҗбүр булачак.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә штрафны тиешле срокта түләмәгән өчен штраф түләмәгән сумманың икеләтә бәясен тәшкил итә. Әле 15 тәүлеккә кадәр административ арест та салырга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса