Әлмәт таңнары

15 яшьлек кыз югалган

Яңа Чишмә районы Урганча авылында 15 яшьлек Виктория Никифорова югалган, дип хәбәр итә җирле басма.

4 февраль көнне ул әбисе белән яшәгән өйдән чыгып китә һәм кире кайтмый. Туганнары өйдән хат табып ала. Анда кыз үзен эзләмәүләрен сорый, аның мөстәкыйль яшисе килә икән.

Реклама

Кирәкле документларын үзе белән алган. Кайбер фактлар буенча ул үзе генә түгел, ә өлкәнрәк яшьтәге авылдашы белән чыгып киткән. Әгәр аны танучылар булса (84348) 2-26-73, 2-21-46, 2-24-32 телефон номерына хәбәр салуларын сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: