Әлмәт таңнары

15 яшьлек фотограф Әлмәтне яулый

Кайчакта үз эшеңнең остасы булыр өчен тәҗрибә дә, вакыт та кирәкми. Оста булып туу да күпне хәл итә. 9 нчы сыйныф укучысы Айнур Хәйруллин турында да үз эшенең остасы дип әйтеп була. 14 яшендә ул үзендә фотограф сәләтен ачкан. Үзе укыган 25 нче мәктәптә егет күргәзмәсен булдырырга да өлгергән.

Бер карасаң, хәзер һәммәбез дә фото ясый белә. Биш яшьлек бала да кесәсендәге телефонга бар дөньяны төшереп йөри, матур кадр алыр өчен институтта укып кайтасы юк, бер төймәгә генә басасы. Әмма осталарча фотога төшерүче - ул бөек рәссам кебек һәр мизгелне күңел күзе аша үткәрергә тиеш. "Чын фотографның үзенчәлеге шунда, ул башкаларга караганда дөньяга көчлерәк итеп карый белергә тиеш. Чит илгә барган сәя-хәтче яки беренче тапкыр дөньяга күзе ачылган бала сизгерлеген саклап калу - безнең һөнәрдә бик мөһим", дип яза 20 нче гасырның данлыклы фотографы Билл Брандт. Бу сүзләр белән Айнур да килешә. Әлмәттә аның эш-ләрен күрүчеләр, бәяләүчеләр көн- нән-көн арта.

- Кечкенәдән фотолар яраттым. Бер ел элек туган абыемның туен төшерергә дип үземә ярымпрофессиональ фотоаппарат сатып алдым. Велосипедка дип күпме вакыт җыйган акчамны шуңа тоттым. Тәҗрибә туплар өчен бер атна вакытым бар иде, юлда очраган һәрнәрсәне төшердем. Берничә еллык осталыгы булган фотограф белән минем фотолар ара- сында бернинди дә аерма тапмадык. Шуннан соң ныклап торып фото белән шөгыльләнә башладым. Сүз дә юк, фотога кем дә төшерә ала. Ә менә дөньяны башка күзлектән чыгып карый белүчеләр сирәк. Оста фотограф булыр өчен күпмедер дәрәҗәдә ро- мантик та булырга кирәк.

Айнур менә шулай уйламаган җирдән үзенә яңа шөгыль булдыра. Гап-гади мәктәп бинасын да ул бүтән төрле итеп күрә ала, кызыклы фотоларын Интернет челтәренә "элә" башлый. Шунда егет плагиатлык белән таныша, фотолары астына имзасын куюны гадәткә кертә.

Айнур үзен меломан дип саный, музыкасыз яши алмый икән. Шуңа да 4 ел бал биюләренә йөргән, гитарада, баянда, скрипкада да уйнарга өйрәнгән. Мәктәптә сәләтле егетне бик тиз күреп алганнар, үз күргәзмәсен ачарга тәкъдим иткәннәр.

- Үземне мактыйсым килми, әмма кайбер фотоларны күреп, күпьеллык тәҗрибәләре булган фотографлар да шакката. Хәзер фотолардагы ялгышлыкларны күрәм, нинди ракурста алсаң отышлырак килеп чыгачагын тоям. Бер ел эчендә 100 мең фото төшердем. Ничә еллар буе фотография белән шөгыльләнгән осталарның эшләрен карыйм да, тагын да үзгәрәк итеп ничек төшереп булыр икән дип баш ватам. Биеклектән төшерүне яратам. Зур-зур кибетләрнең түбәләренә менеп, Әлмәтне кош очышы биеклегеннән төшерәм. Андый фотолар бик үзгә килеп чыга, - ди яшь фотограф.

Күз явын алырлык фото төшерер өчен кыйммәтле аппарат булуын Айнур кирәксенми. Хәтта гади фотоаппарат белән дә менә дигән фотолар ясарга була ди. Әмма якын киләчәктә үзенә профессиональ фотоаппарат алырга хыяллана. Моның өчен эшләгән акчаларын әрәм-шәрәм итмичә җыеп бара икән. Соңгы араларда аның фотосетлары да (фотога төшерү заказларын шулай дип атыйлар) күбәйгән.

Әлмәтнең гүзәл табигатен, районыбызның тарихын чагылдырган би- наларны гел башка яктан ачкан күр- гәзмә, хактан да, мәгънәле, осталарча башкарылган. Ямь-яшел үләннәр арасында Зәңгәр күл җәелеп китә, нефтьчеләр хөрмәтенә куелган һәйкәл кояш нурлары аша биеклеккә үрелә, йорт алдында йөргән хуҗасыз эт тә урманда адашкан бүрегә охшаган... Мондый мизгелләрне башкача күреп, фотога салыр өчен, мөгаен, чын осталык кирәктер...

Филүзә Хәмидуллина

\

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки