Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

13 февраль - Бөтендөнья радио көне

Бүгенге көндә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе ул.

Бу көнне беренче тапкыр 2012 елда билгеләп узалар, ә ЮНЕСКО тарафыннан аны үткәрү турында карар 2011 елда кабул ителә. 1946 елның 13 февралендә беренче тапкыр Берләшкән милләтләр оешмасының штаб-фатирында урнашкан «БМО радиосы» эфирга чыга.

Бәйрәмне оештыручылар фикеренчә, әлеге көн радиога нинди дә булса катнашы булган кешеләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыгыту максатын күз уңында тота.

Бәйрәм уңаеннан дөньяның күп кенә илләрендә төрле чаралар оештыру каралган.

Ә менә Россиядә Радио көне 7 майда билгеләп үтелә. Чөнки бу көнне 1895 елда физик Александр Попов беренче тапкыр радиоэлемтә сеансын уздыра.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250