Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

12 декабрьдә Әлмәттә гражданнарны бердәм кабул итү көне узачак

Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, 12 декабрьдә - РФ Конституциясе көне уңаеннан дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарында гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.

Әлмәт муниципаль районында кабул итү Ленин урамындагы 39 нчы йортта 12.00 сәгатьтән алып 20.00 сәгатькә кадәр үтәчәк. Шәһәр һәм район җитәкчелегенә кабул итүгә эләгү өчен (8553) 45-50-03 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

Ә менә Әлмәт шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре гражданнарны 12.00-20.00 сәгатьтә алдан язылмыйча, чират буенча кабул итәләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы Дамир Фатыйх улы Гариповка 32-61-71 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

РФ наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль службасының ТР буенча идарәсе Әлмәт районара бүлеге начальнигына алдан язылу өчен телефон: 45-26-94.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250