Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

112 хезмәте шалтыратулар гына түгел, смс-хәбәрләр дә кабул итә

Дөрес,әлегә, мондый смс-хәбәрләрне "Мегафон" абонентлары гына юллый ала


Татарстан - 112 ашыгыч хезмәт системасына иң беренче күчкән регион. Әле 2009 елда ук тормышка ашырыла башлаган бу проектны инвестицияләү өчен 160 млн сум күләмендә акча тотылган.Системаның барлык элементлары 4 ел эчендә эшләнеп беткән. Бүген бу хакта, ТР Министрлар Кабинетында узган 112 хезмәтенең үсеш перспективалары хакындагы брифингта хәбәр иттеләр. Брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин катнашты.
Ашыгыч хезмәтләрнең үзара элемтәсе "ГЛОНАСС + 112" бердәм дәүләт мәгълүмат системасы базасында төзелгән. 112 хезмәтенең төп үзәге Казанда урнашкан. 2014 елның гыйнвар аеннан Яр Чаллы шәһәрендә дә өстәмә үзәк ачылачак, хәзерге вакытта анда мөһим эшләр алып барыла. "Ике үзәк бер-берсен тулыландырып торачак. Мисал өчен, Казанда элемтә челтәрләре буш булмаса, шалтыратулар Яр Чаллыга җибәреләчәк. Ләкин тулаем алганда, Чаллыдагы үзәк Кама арты районнарына һәм шәһәрләренә хезмәт күрсәтәчәк", - дип белдерде Роман Шәйхетдинов.
112 хезмәтеннән файдаланучылар саны шактый икән инде. Мисал өчен, бу индекска көн саен 4 меңнән артык шалтрату килә. Шуларның 30 проценты - полиция, ашыгыч ярдәм, янгын куркынычсызлыгы хезмәтенә мохтаҗ булучылар. " Калган шалтратулар белешмәи характерда. Кайда барырга, нәрсә эшләргә кебегрәк сораулар белән шалтраталар", - дип ассызыклады Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин.
Шалтырату кабул ителгәч тә, диспетчер карточка тутыра башлый һәм аны тиешле хезмәткә юллый. Мондый карточка буенча диспетчерның сәгать ничәдә шалтыратуны кабул итүе, ашыгыч ярдәм хезмәтләренең хәбәрне кайчан кабул итеп алуы, ярдәмгә ни вакытта чыгып китүләре языла.
112 хезмәте системасы смс-хәбәрләр аша да мөрәҗәгатьләр кабул итә. Дөрес, әлегә бу хезмәттән "Мегафон" элемтә операторы абонентлары гына файдалана ала.
Хәзерге вакытта, ашыгыч ярдәм хезмәте татар, рус, инглиз, алман һәм испан телләрендә хәбәрләр кабул итә. Беренче өч телне һәр оператор диярлек белсә дә, алман һәм испан телендәге хәбәрләрне кабул итәр өчен волонтерлар җәлеп иткәннәр.
Рафис Хәбибуллин сүзләренчә, 112 номерына теләсә нинди проблема белән шалтратырга мөмкин. Әйтик, юлда машинасын бәрүчеләр, шушы ук хезмәт аша ГАИ хезмәткәрләрен чакыра ала. Яки, мисал өчен, фатирының ишеген ачып керә алмаганда, мәктәп укучылары 112 хезмәтеннән ярдәм сорарга хокуклы. "Киләчәктә, 112 системасына бәлки торак-коммуналь хуҗалык хезмәтен дә кертербез", - дип тәмамлады Рафис Хәбибуллин үз чыгышын.
1 декабрьдән башлап, шалтратучыларның кайда булуын автомат рәвештә ачыклый ала башлаганнар. Бу уңайдан, Роман Шәйхетдинов:"Кеше трассада булганда, һәм үзенең кайда булуын төгәл генә билгели алмаганда, бу бик мөһим. Аеруча, фаҗига төнлә булса. Алай гына да түгел, кайвакыт, бәлагә тарыганнар эшнең нидә булуын аңлатып бирә алмый. Шуңа, шалтратучының урынын билгели алу мөмкинлеге - хезмәтнең оператив эшчәнлеген тәэмин итә", - дип белдерде.
Брифингта, уйнап шалтратучыларга хулиганлык кылган өчен җәза каралганлыгы турында да хәбәр иттеләр. "Әйткәнебезчә, шалтраткан кешенең шәхесен һәм кайда булуын ачыклау бернинди авырлык та тудырмый", - диде Рафис Хәбибуллин.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250