Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

11 яшьлек кыз батып үлгәннән соң бассейнны япканнар

Бассейнны тәҗрибәле инструктор булмау сәбәпле ябып торырга дип киңәш итсәләр дә, бассейн директоры моңа ризалык бирми.

Озак та узмый анда фаҗига була. Хәтерләсәгез, узган елның ноябрь аенда 11 яшьлек укучы кыз дусты белән бассейнга килгән җиреннән исән кайтмады. Бу хәл Чаллыдагы "Афина" бассейнында булды. Берара дус кызы күз уңыннан югала. Яшьтәше үзе генә аны таба алмагач, бассейн хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Кызны бассейн төбеннән табалар.

Әлеге факт буенча тикшерү башланган иде. Баксаң, анда хилафлыклар шактый булган. 16 төрле закон бозу очрагы теркәлгән. Хәзер бассейн эшләүдән туктаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса