Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

1000лекләрне 50леккә алыштырып 17,5 миллион сум урлаган

Банкта касса мөдире булып эшләүче 56 яшьлек ханым хезмәт урыныннан файдаланып акча үзләштерүдә гаепләнә.

Зәй шәһәр суды аны зур күләмдә урлашуда гаепле дип тапкан һәм алты елга гомуми режимдагы колониягә хөкем иткән. Моңа өстәп ул банкка 15 млн сумны да кайтарырга тиеш.

Людмила Нуриева 2014 елның маеннан 2015 елның мартына кадәр 1000 сумлык акчаларны 50 сумлыкларга алыштыра-алыштыра 17 млн 944 мең сум үзләштерә. Бу вакытта илле сумлыклар пачкасын 1000 сумлыклар өчен билгеләнгән бандероль тасмасы белән бәйли торган була. Акчаларның сакланышы турында ялган актлар төзи. Аның кырын гамәле бервакыт контроль ревизия барышында акча җитмәүчелек ачыклангач беленә. Нуриева гаебен танымый. Шулай да 2,5 млн сумны банкка кайтарып бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса