Әлмәт таңнары

“100 мең түләмәсәң, аягың белән хушлаш!”

Мәскәүдәге Анатолий исемле бер онколог сөяк саркомасы белән авыручы пациенткасыннан дәвалау уңышлы булсын өчен түләүле клиникага күчүне таләп иткән. Табиб анда да “очраклы рәвештә генә" эшләп йөргән икән.

Ак халат иясе яман авырудан интегүче хатынга 100 мең түләмәгән очракта аягын кисү белән дә янаган. Әлбәттә, бичара хатын риза булган. Ләкин табибтан соң ул полиция бүлегенә юнәлгән...Икенче көнне инде онколог янына оперативниклар килгән һәм үз операцияләрен үткәргән. Ир ике елга иркеннән мәхрүм ителгән.

http://kiziltan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: