1 апрель мәзәкләре
Бүген Көлке көне. Елмаеп алыйк әле, дуслар!
×××
Бер төркем ир күңел ачып утыра. Арада берсе нишләптер борынын салындырган.
- Әй, Вәли, сиңа нәрсә булды?
- Минем кайгым бик зур, хатында СПИД тапканнар... Әй, мужиклар, нигә агарынып каттыгыз? Мин шаярттым гына...
×××
- Станциягә барып җитәр өчен ничә минут кирәк?
- Юлдан барсагыз - утыз минут чамасы, турыдан бәреп чыксагыз - егерме минут, ә инде үгезгә юлыксагыз - биш минут эчендә барып җитәсез.
×××
Төтен булган наркоман беренче очраган ишекнең кыңгырау төймәсенә баса. Ишекне бер әби ача.
Наркоман:
- Нәрсө, әби? Килгәнсең икән инде, әйдә, кер, ишек төбендә торма.
×××
Ике дус очраша.
- Минем кайгым бик зур әле: бер тиен акчасыз калдырып хатын ташлап чыгып китте.
- Синең кайгың минеке янында уен гына. Минем хатын акча да бирми, ташлап китәргә дә җыенмый.
×××
Колхоз җыелышында:
- Былтыр 50 гектар чөгендерне коңгыз ашап бетерде. Быел чөгендерне 100 гектар мәйданда чәчтек - анысын да юк итте. Киләсе елга чөгендерне 300 гектар чәчәбез - бугазы тыгылсын!
×××
Ярсыган хатын ирен:
- Сиңа кияүгә чыкканчы шайтанга чыксам, шәбрәк буласы икән, - дип сүгә.
Ир дә югалып калмый:
- Кан туганнарга өйләнешергә ярамый шул...
×××
Җүләрләр йортына тикшерү килә: кем 3 томлы әсәр яза шуны чыгарачаклар, дип игълан итәләр. Бер җүләр 1 том яза, икенчесе 2 том. Өченче җүләр 3 томлы әсәр алып килә.
Комиссия тикшерә: беренче битнең беренче юлында "Чапай атка атланды" дип язылган, ә иң соңгы битнең иң соңгы юлында "Чапай аттан төште" диелгән... Ә калган 3 томда "тек-тек-тек"...
×××
Ире:
- Бу отпуск ялымда моңа кадәр булмаган җиргә барырга һәм беркайчан тотып карамаган эш эшләргә хыялланам.
Хатыны:
- Алай булгач, кадерлем, бар кухняга савыт-саба юарга.
×××
- Әйе, мин иремнең юкка чыгуы турында гариза яздым. Ләкин анда эзләгез дигән бер генә сүз дә юк иде бит...
×××
Печән чапканда ике дус сөйләшә. Берсе икенчесеннән сорый:
- Син кемгә чабасың?
- Картайган көнемдә кешегә чабып йөрмәм инде, үземә чабам, - ди тегесе.
- Ә мин сыерга чабам, - ди дусты, серле генә елмаеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа