«0+», «6+», «12+» һәм «16+» тамгаларын кую ирекле, ә менә берсе мәҗбүри
Мәдәният министрлыгында бу уңайдан закон проекты әзерләнде.
Анда «18+» билгесен кую гына мәҗбүри итеп калдырыла. Аның каравы өлкәннәргә генә билгеләнгән чараларга балаларны керткән өчен җаваплылык катгыйлана - штрафлар кертелә.
Закон проекты 2016 елның икенче кварталында кабул ителергә мөмкин.
Ә менә балаларны аларның сәламәтлегенә яки үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан сакламаган өчен штрафлар күп тапкырлар арттырыла. Физик затларга мондый административ хокук бозу өчен хәзер 2-3 мең сум штраф салынса, ул 40-50 меңгә кадәр арттырылачак.
Билет тикшерүчеләр тамашага килүченең яшенә шикләнгән очракта аның документларын тикшерергә тиеш була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа