Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Йортларда советлар төзеләчәк

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүне оештыру буенча төзелгән махсус комиссиянең район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов рәислегендә 24 августта узган чираттагы утырышында түләүләр турында гына түгел, күпфатирлы торак йортларда төзеләчәк советлар турында да сүз барды.

Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Евгений Ермолаев мондый советларның 123 нче Федераль закон нигезендә төзелүен җиткерде. Аның әйтүенчә, күпфатирлы торак йортлар советы анда яшәүчеләрнең җыкелышы белән сайланырга һәм аның составын милекчеләр үзләре тәшкил итәргә тиеш. Идарәче компанияләрдә җыелыш уздыру графиклары төзелгән инде. Мондый советларга нәшат һәм үз йортлары өчен кайгыручы яшәүчеләр керсә, бик әйбәт, әлбәттә. Бу очракта йорт буенча проблемалар да азрак булыр иде. Чөнки алар йортлар белән идарә ителешкә контроль итә алачак.

Ә менә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән сумма күләме канәгатьләнерлек түгел - 23 августка 68 процент кына җыелган. 23 июльдәге җыем күләме 79 процент тәшкил иткән булган. Димәк, шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр август аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен алдагы айның шушы чоры белән чагыштырганда 11 процентка кимрәк түләгән. Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре моны кешеләрнең балаларын мәктәпкә әзерләүләре белән аңлатуларын җиткерде. Муниципаль фатирларда яшәүчеләрнең дә бурычлары күзәтелә. Киңәшмәдә искәртелгәнчә, кайберләренең бурычлары 200 әр мең сум һәм аннан да артыграк тәшкил итә. Мәсәлән, Шевченко урамындагы 3 нче йортта ун фатирның электр энергиясен өзәргә мәҗбүр булганнар. Әмма алар бурыч белән исәп-хисап ясарга ашыкмыйлар. Марат Гыйрфанов мондыйларга карата тагын да катгыйрак чаралар күрергә кирәклеген әйтте.

"Әлмәт-Водоканал" ААҖ шәхси сектор буенча йөргәндә законга каршы килә торган 13 очракны ачыклаган. Кемдер суүткәргечкә законсыз тоташкан, пломбасы өзелгән, ватык счетчиклар да булган. 26 йорт суүткәргечтән өзелгән, тиз арада бурычын кайтарган 20 се суга кабаттан тоташтырылган. Тулаем алганда, "Әлмәт-Водоканал"ның йортларда яшәүчеләрдән 67 миллионнан артык акча җыясы бар.

АПТСка булган бурыч та аз түгел - 96 миллион сумнан артык. Энергия өчен җыелган бурыч 1 миллион 300 мең сум тәшкил итә.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250