Җылыту сезонына әзерлек – 80 процент
Җылыту сезонына әзерлек - 80 процент
Татарстанда җылыту сезонын 15 сентябрьдән соң башлап җибәрү күздә тотыла. Бу хакта кичә алда торган җылыту сезонына багышлап уздырылган видеоконференция режимындагы брифингта хәбәр ителде. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, бүгенгә торак фонд һәм социаль-мәдәни-көнкүреш билгеләнешендәге объектларның 80 проценты җылыту сезонына әзер. Татарстандагы 16456 йортның 13823 е көзге-кышкы чорга әзер булулары турында паспорт алган. 1932 котельныйның 86 проценты шулай ук эшкә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа