Әлмәт таңнары

Җылылык "революциясе"

Җылылык энергиясенә тариф үсеше темпын тоткарлау, җылылык белән тәэмин итү сыйфатын күтәрү - нефть башкаласы халкын җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүче "Әлмәт җылылык челтәре" ААҖне үз канаты астына алган "Татнефть" ААҖнең алга куйган төп максаты әнә шулар. 1976 елда "Әлмәтнефть" идарәсенең пар белән тәэмин итү цехыннан үсеп чыккан...

Җылылык энергиясенә тариф үсеше темпын тоткарлау, җылылык белән тәэмин итү сыйфатын күтәрү - нефть башкаласы халкын җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүче "Әлмәт җылылык челтәре" ААҖне үз канаты астына алган "Татнефть" ААҖнең алга куйган төп максаты әнә шулар.
1976 елда "Әлмәтнефть" идарәсенең пар белән тәэмин итү цехыннан үсеп чыккан предприятие бүген үзенең башлангычына башка дәрәҗәдә һәм үзгә сыйфатта кайтты. Предприятие коллективы алдында шул ук бурычларны чишү тора, әмма аларны заманча вакыйгалар ракурсында хәл итү сорала. Алар арасында иң мөһиме, алда әйтелгәнчә, җылылык энергиясенә бәяләр үсеше темпын тоткарлау.
Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләрне ышанычлы һәм сыйфатлы җылылык белән тәэмин итү (җылыту сезонының елына 221 көнгә сузылуын да онытмаска кирәк) гади мәсьәлә түгел. Хәтта нефтьчеләр өчен дә. Гәрчә, нәкъ менә алар "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов инициативасы белән эшкәртелә торган җылылык энергиясенең үзкыйммәте үсешен тоткарлау максатыннан инвестиция программасын эшләү һәм нефть башкаласында яшәүчеләрнең һәммәсе күреп торган киңкүләмле үзгәрешләр булдыру тәкъдиме белән чыктылар. Бу бурыч көч куйган саен нәтиҗәләренең дә шулкадәр сизелерлек булуы белән кызыклы. Ә җылылык "революциясе" нәтиҗәләре - аерым алган шәһәрнең җылылык системасын модерниза- цияләү - күз алдында. Мисал өчен, 2011-2012 елгы җылыту сезоны башына "Беренче бистә" микрорайонының җылылык белән тәэмин итү системасы үзгәрешләр кичерде. Чыганак - 3 нче район котельные берконтурлы схемага күчерелде. Бу зур җылылык алыштыргычлардан һәм өстәмә суырту насосларыннан баш тартырга мөмкинлек бирде. Суны йомшартуга, электр энергиясенә чыгымнар кимеде. Хәзер соңгы эшләр төгәлләнеп килә - рециркуляция линиясенә энергия ягыннан нәтиҗәле насослар урнаштырыла. Алар булган насослар белән чагыштырганда электр энергиясен җиде тапкырга кимрәк кулланалар.
Беренче бистәне җылылык белән тәэмин итүнең ачык схемасын, торак йортларга һәм социаль объектларга 133 индивидуаль җылылык пунктлары (ИТП) куеп, ябык схемага күчерү тәмамланды. ИТПлар берьюлы берничә мәсьәләне чишә: җылылык энергиясенең исәбе алып барыла, салкын су кайнар су белән тәэмин итүгә җылытыла, җылылыкка кирәкле температура автомат рәвештә тәэмин ителә, ә ИТПның авария датчиклары диспетчерлык пунктларындагы штаттан тыш хәлләр турындагы мәгълүматларны оператив рәвештә тапшыралар.
Эксперимент сыйфатында "Юбилейный" Спорт сарае районында кайнар су белән тәэмин итүнең корыч торбалы участогын пыяла-пластиклыларга алыштыру буенча эшләр башкарылды. Шундый ук торбалар тагын бер участокта салынды - бу Луговая урамы буенча җылылык челтәре. Пыяла-пластик торбаүткәргечләр күпсанлы уңай яклары белән алдынгы, заманча, шул исәптән коррозиягә бирешми торган материал булып исәпләнә, һәм аларның хезмәт итү вакыты 50 елга кадәр җитә.
- Бу җитди алга китеш, - ди "АПТС" директоры Василий Юрченко. - Безнең республикада мондый торбалар җылылык челтәрендә беркем тарафыннан да кулланылмаган иде әле. Материалның сыйфатына шикләнүдән түгел бу, сәбәбе - мондый киң күләмле үзгәртеп корулар башлау өчен шушындый инвестор булмау. Үзенең интеллектуаль, техник һәм финанс мөмкинлекләре белән безнең локомотив - "Татнефть".
"Татнефть" ААҖ инвестицияләре ярдәмендә соңгы ике елда торбаүткәргечләр алыштыру буенча җылылык челтәрләренең 26 участогында эшләр башкарылды, аларның тулаем озынлыгы 11 километрдан артып китә. Алда кече ТЭЦлар дип аталган барлыгы электр куәте 24 МВт тәшкил иткән зур булмаган җылылык-электр үзәкләре төзелеше буенча зур эш тора. Аларда бер үк вакытта җылылык һәм электр энергиясе эшкәртеләчәк.
- Мондый өч кече ТЭЦны проектлау буенча эшләр башланды инде, - дип аңлатты "АПТС" ААҖ директоры Василий Юрченко. - Аларны файдалануга тапшырганнан соң бездә электр энергиясе арзанрак булачак. Катнаштырылган эшкәртү җылылык энергиясенә тарифларның үсеш темпын тоткарларга мөмкинлек бирә. "Татнефть" җитәкчелеге тарафыннан безнең предприятиенең 2020 елга кадәрге үсеш стратегиясе хупланган һәм без шәһәрне җылылык белән тәэмин итүдә сыйфатны күтәрү буенча эшне дәвам итәбез.
Гөлнара Феофанова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров