Әлмәт таңнары

Яктырткычлар да экономиягә өйрәнә

Мәгълүм булганча, шәһәрдә муниципалитет җитәкчелеге инициативасы белән капиталь ремонт барган йортлар подъездларындагы лампочкалар эш барышында светодиодлы яктырткычларга алыштырыла. Энергияне күпкә янга калдыручы мондый лампочкалар тиздән шәһәр урамнарын да яктыртачак.

"Радиоприбор" заводы генераль директоры Александр Михайлов белән булган очрашуда әнә шуның хакында сүз барды.

"Радиоприбор"га бару очраклы түгел, чөнки урамнарга куелачак светодиодлы яктырткычлар биредә эшләнәчәк. Хәер, завод бу эш белән байтактан шөгыльләнә инде. Башта алар подъездларга электротехник шкафлар җибәрде. Торак йортларга капиталь ремонт башлангач, светодиодлы яктырткычлар җитештереп, алар белән тәэмин итүгә җәлеп ителде.

- Шулай итеп без подъезд эчендәге 40 яки 80 ваттлы лампочкаларны 3,8 ваттлыларга алыштырдык. Шулай ук фасадка куела торган яктырткычлар да эшләдек. Гадәттә бирегә куела торган терекөмешле 125 ваттлы ДРЛларны 38 ваттлыларга үзгәртәбез, - диде Александр Михайлович. - ОДН буенча торган кискен сорауны бераз хәл итүдә күпмедер дәрәҗәдә үзебезнең өлешне керттек дип исәплим. Чөнки светодиодлы яктырткычлар энергияне күпкә янга калдыра. Аның әйтүенчә, гадәти лампочкаларга караганда мондый яктырткычлар 50 процент экономия бирә. Светодиодлылар озак хезмәт итүгә исәпләнгән. Без куллана торган лампочкалар 2-3 мең, терекөмешлеләре 10 мең сәгать эшләргә тиеш булса, аларның хезмәт итү срогы 50 мең сәгать тәшкил итә. ДРЛлылар белән чагыштырганда светодиодлыларны азактан утильләштерү дә таләп ителми.

Әлмәт "Радиоприбор" заводы производство билгеләнешендәге светодиодлы яктырткычлар да җитештерә. Бүген алар "АЛНАС"ның берничә цехын һәм офисын, кайбер нефть-газ чыгару идарәләрен, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводын яктырта. Заводның үзендә дә лампочкалар әлеге яктырткычларга алыштырыла башлаган.

Узган ел шәһәрне Яңа ел бәйрәменә бизәүдә энергияне янга калдыра торган әлеге яктырткычлар кулланылган. Район башкарма комитеты, нефтьчеләрнең, бюджет учреждениеләренең кайбер биналары, КНИТУ-КАИ һәм башкалар әнә шундый яктырткычлар белән бизәлгән булган. Александр Михайлов быел да Яңа елга бизәү уңаеннан тәкъдимнәр керүен әйтте. "Яңа елда гына түгел, даими гамәлдә булган светодиодлы иллюминация ясау тәкъдиме бар. Мәсәлән, алар кирәк вакытта, шул ук бәйрәмнәрдә, чаралар вакытында яначак. Шәһәр мондый вакытларда бөтенләй башкача яктыртылачак. Әлмәттә шәһәр урамнарындагы яктырткычларны светодиодлыларга алыштыру буенча пилот проекты башлана. Моның өстендә 3-4 ай чамасы эшлибез инде, бизнес-план әзер", - дип аңлатты Александр Михайлович. Барлыгы 10 мең яктырткычны алыштырырга кирәк булачак. Генераль директор фикеренчә,урамнарның барысына да бертөсле яктырткычлар кую кирәк түгел. Үзәк урамда бертөсле, магистральдә көчлерәк, шәһәр читендә бераз сүлпәнрәк яктырта торганнарын урнаштыру дөрес булыр иде. Завод һәр урамга аерым яктырткыч эшләргә планлаштыра. Светодиодлы яктырткычлар Гагарин урамыннан куела башлаячак. Проектның тулаем бәясе 200 миллион сум тирәсе тәшкил итә. Быелга проектны тормышка ашыруга республика буенча 15 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Аның 5 миллион сумы Әлмәткә каралган. "Әлбәттә, республиканың һәм шәһәрнең шулкадәр күләмдә акчасы юк. Проект өлешчә федераль бюджет һәм шулай ук "Газпромбанк" белән энергосервис контракты аша финансланачак", - диде А.Михайлов. Бер сүз белән әйткәндә, банк светодиодлы яктырткычлар җитештерүне финанслаячак, шәһәр аның белән экономияләнгән ресурслар хисабына исәп-хисап ясаячак.

Җитештерүченең биредә булуының да кулай якларын билгеләп үтәсе килә. Беренчедән, бу өстәмә эш урыннары, заказлар белән тәэмин ителеш, чөнки завод салымны биредә түли, аннан соң яктырткычларда нинди дә булса җитешсезлек килеп чыкса яки эшләмәсә, җитештерүче артыннан әллә кая барасы юк, ул янәшәдә генә.

Александр Михайлов әңгәмә барышында светодиодлы яктырткычларның терекөмешлеләргә караганда вандализмга каршы да чыдамрак булуларын искәртте. Экономияле яктырткычлар капиталь ремонт барган гына түгел, барлык торак йортларга да урнаштырылса, әйбәт булыр иде. Чөнки ОДН темасы һаман да көн кадагыннан төшмәде әле. Җаваптан аңлашылганча, мондый инициатива белән идарәче компанияләр чыгарга тиеш. Дөрес, яктырткычларның бәясе арзан түгел, әмма алар үзләрен аклаганны искә алганда, уйланырга җирлек бар монда.

Ирина АПАЧАЕВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров