Әлмәт таңнары

Яћа елга - яћа фатирлар

Чәршәмбе көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов 2011 елда торак төзеп тапшыру мәсьәләләре буенча штаб утырышы уздырды. Анда подряд оешмалары алдына бурычлар куелды. Мәгълүм булганча, быел безнең районда 155 мең квадрат метр торак төзелеп, куллануга тапшыры- лырга тиеш. 11 айда 146 мең квадрат метр торак сафка бастырылган. Ел...

Болар - "Көнбатыш капка" микрорайонындагы 10 нчы позициядәге 120 һәм "Яшьлек" микрорайонындагы 18 нче позициядәге 72 фатирлы күпкатлы торак йортлар. Бу йортларны файдалануга тапшыргач, Әлмәт еллык планны төгәлли. Әлегә биредә башкарасы эшләр бар. Мәсәлән, 10 нчы позициядә лифтларны сыный- сы, газүткәргеч буенча белешмә аласы һәм шуның ише эшләр калган. Подряд оешмасы - "Арслан" җәмгыяте төп эшләрне 15 декабрьгә кадәр тәмамлаячакларын, аннан соң газчыларны чакырачакларын җиткерде. "Яшьлек" микрорайонындагы торак йортны төзүче "Стройкомплекс" җәмгыяте дә фасадтан кала барлык эшләрне 15-20 декабрьгә төгәлләячәкләренә ышандырды. Мәҗит Хаҗипович һәр позиция буенча эшләрне җентекләп тикшереп, төзелешне 25 декабрьгә тәмамлау һәм бу вакытка уңай нәтиҗә алу бурычы куйды.
- Җибәрү-көйләү эшләрен башкарганнан соң биредән фатир алучылар Яңа ел бәйрәменә кадәр аңа күчә алачак, - диде ул журналистларга биргән әңгәмәсендә. - Гомумән алганда, быел безгә беренче тапкыр шундый зур план бирелде. Узган ел 100 мең квадрат метр торак төзеп тапшырган идек. 2011 елда аның саны 155 меңгә җиткерелде. Районның беркай- чан да моның кадәр торак төзегәне юк иде. Хәтта совет чорында да иң югары сан 86 мең квадрат метр булган. Күргәнебезчә, хәзер ике тапкырга артыграк төзибез. Торакка ихтыяҗ бар, фатирлар белән тәэмин ителеш яхшыра бара. Киләсе елга да 155 мең квадрат метр күләмендә план бирелә. Төзелеш комплексының эшләвен искәртәсе килә. Аннан ТР Президенты да, республика хөкүмәте дә атна саен видеоконференция режимында барлык сорауларны контрольдә тота. Кайда да булса өзеклекләр күзәтелсә яисә артта калулар булса, кисәтү ясый. Шөкер, быел әлегә тәнкыйть зонасына эләкмәдек. Подряд оешмалары билгеләнгән вакытка йортларны төзеп бетерергә һәм файдалануга тапшырырга йөкләмә алдылар.
М.Х.Салихов социаль ипотека буенча киләсе елга төзеп бетерергә калдырылган йортлар турында да мәгълүмат бирде. "Көнбатыш капка" микрорайонын- да 17 һәм 16 нчы позициядә ике йорт төзелә. "Яшьлек" микрорайонында 6 нчы позициядәге йортның әзерлек дәрәҗәсе югары. 477 фатирлы йортның яртысы агымдагы елда кулланылышка кертелгән. Калганы киләсе елда тапшырылачак.
- Авария хәлендәге йортларның төп программасы буенча 22 гаилә, өстәмә программадан 9 гаилә башка фатирлар белән тәэмин ителде. Аларны Алиш урамындагы 21, 23 нче йортларга, ә 3 гаиләне Нефтьчеләр урамындагы фатирларга күчердек. Бездә авария хәлендәге торакта яшәүче барлыгы 185 гаилә санала иде. Бу юнәлештә эшне дәвам итәбез, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе.
И.Апачаева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров