Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Татарстанның ишегалдын төзекләндерү проектлары иҗтимагый фикер алышу стадиясен узды

Татарстанның меңнән артык ишегалдын төзекләндерү проектлары иҗтимагый фикер алышу стадиясен узган.

Бу турыда «Безнең ишегалды» Президент программасы порталы хәбәр итә. Апрель һәм май айларында dvor.tatar. сайтында план-схемалар урнаштырылды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов  билгеләгәнчә, программаның төп принцибы -  яшәүчеләр фикерен исәпкә алу.

Иҗтимагый фикер алышулар вакытында татарстанлылар төзекләндерү схемаларына барлыгы 5,5 меңнән артык комментарий калдырган.

Барлык тәкъдимнәр дә муниципалитетларга җибәрелде. Мөрәҗәгатьләрне эшкәрткәннән соң, проектларга үзгәрешләр кертеләчәк һәм ишегалларын төзекләндерү планнарының соңгылары dvor.tatar сайтында тәкъдим ителәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса