Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

«Безнең бурыч – кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү»

2015 елдан 2020 елга кадәр генә дә «Татнефть» хезмәткәрләре өчен социаль ипотека программасы буенча 36 күпфатирлы (4335 фатир) һәм гомуми мәйданы 287,7 мең кв. м булган 40 индивидуаль торак йорт төзелде һәм файдалануга тапшырылды, 4375 нефтьче гаиләсе фатирлы булды.

Дистәләгән нефтьче гаиләсе «Көнбатыш капка» микрорайонында Бигәш урамындагы 139 нчы йорттан фатирлы булу бәхетенә иреште. Бөтен уңайлыклары булган күпкатлы торак йорттан фатир ачкычларын аларга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Эш визиты кысаларында Алексей Песошин ӘМР башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Николай Глазков һәм башкалар озатуында шулай ук перинаталь үзәкле шәһәр балалар хастаханәсенең хирургия корпусы төзелешендә, үзәк район шифаханәсендә булды һәм чистарту корылмаларын реконструкцияләү барышы белән танышты.

Планда - 3 млн кв. м

Яңа йортка күчүчеләргә ачкычлар тапшырганда Алексей Песошин проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. «Безнең өстенлекле бурыч - кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү. Россия Президенты инициативасы буенча гамәлгә ашырыла торган федераль проектлар, шулай ук республика программалары кысаларында үткәрелә торган чаралар нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Социаль ипотека программасы буенча республикада торак төзелеше үсешенә саллы өлеш керткәне өчен «Татнефть» компаниясенә зур рәхмәт. Быел республика буенча планнар шактый җитди: моңарчы беркайчан да шуның кадәр төземәдек. Без 3 млн кв. м торак мәйдан төзеп тапшырырга һәм алга таба да күләмнәрне арттырырга ниятлибез», - дип ассызыклады хөкүмәт башлыгы.

Йорт этаплап сафка кертелә. Яңа төзелешнең гомуми мәйданы 9,6 мең квадрат метр тәшкил иткән, 168 фатирга исәпләнгән өч подъезддан торган беренче чираты 2020 елның февралендә файдалануга тапшырыла. 18 августта исә Әлмәтнең 47 гаиләсе яңа фатирлардан ачкычка ия булды, тагын 107 се документлар рәсмиләштерә. Йорт төзелеше «Торак һәм шәһәр мохиты» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына алып барыла. Төзелешнең подрядчы оешмасы «Арслан» ҖЧҖ, генераль проектлаучысы - «Артпроект» ЯАҖ булды.

Бәхетле гаилә

УТНГПның технологик җайланмалар операторы Александр Иванов тормыш иптәше - АПТСта мастер булып эшләүче Альбина белән 2013 елда чиратка басканнар. «Бүген үз фатирыбыз ачкычын алу бәхетенә ирештек, - дип сөенечләре белән уртаклашты алар. - Моңа кадәр кеше фатирында яшәдек, шуңа да безнең гаилә өчен бу гаять зур шатлык. Безгә йортның урнашу урыны гына түгел, бакча, мәктәпнең якын булуы да ошый. Барысы да янәшәдә генә».

560 мең кешегә ярдәм

Район үзәк хастаханәсендә Алексей Песошин стационарның берничә бүлекчәсендә булды һәм табибларның өмет-ышанычлары хакында белеште. «Өметләребез зурдан, планнарыбыз тормышка ашырылыр дип ышанабыз.

Хастаханә бинасы 1975 елда төзелгән, биредә бер тапкыр да капиталь ремонт тулысынча үткәрелмәде. Аерым катлар - бишенче һәм дүртенче генә «Татнефть» тарафыннан капиталь ремонтланды», - дип сөйләде очрашу барышында үзәк район хастаханәсе баш табибы Вера Головина. Ул бөтен хастаханә концепциясен үзгәртү проектын тәкъдим итте. «Бинаны ремонтлау гына җитми, - дип ассызыклады баш табиб. - Бөтен диагностика базасын, яңа операция залларын, реанимацияне бергә туплый алу өчен яңа корпус кирәк. Бу гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта тиз арада профильне алыштырырга, муниципальара медицина ярдәме күрсәтергә, медицина һәм административ ресурсларны нәтиҗәле бүләргә, логистик яктан пациентларның нәтиҗәле агымнарын формалаштырырга, ТР көньяк-көнчыгыш төбәгендә яшәүче 560 мең кешене махсуслаштырылган медицина ярдәме белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк».

«Хирургиягә мохтаҗ идек»

Мәртәбәле кунаклар перинаталь үзәкле шәһәр балалар хастаханәсенә янкорма буларак җиткерелүче хирургия корпусы төзелеше барышы белән дә таныштылар.

Бу эшләрне проектлауга 2018 елда «Татнефть» тарафыннан 14,7 млн сум бүлеп бирелгән.

«Хирургия бүлегенә без бик мохтаҗ идек. Үзебезнең һәм якын-тирә районнарның балаларына хирургия ярдәме Лениногорск район үзәк хастаханәсендә күрсәтелде, - дип сөйләде балалар хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы, педиатрия бүлеге мөдире Разия Галиева. - Кайвакыт кискен авырулар белән дә балаларны башка шәһәргә алып барырга туры килә иде. Проектның тормышка ашырылуына без бик шат. Кадрларыбыз бар: дүрт хирург әлегә поликлиникада, берсе стационарда эшли. Кирәк булганда өстәмә килешүләргә ирешеләчәк. Шәфкать туташлары җыябыз». Бүгенге көндә корпусның берьюлы берничә катында төзелеш эшләре бара: идәннәргә нигез ясала, стеналар сылана, операция блоклары җиһазландырыла. Нәни пациентлар өчен корпус агымдагы елның октябрь-ноябрь айларында ишекләрен ачар, дип өметләнә табиблар. Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә «Татнефть» сәламәтлек саклауны үстерү мәсьәләләре буенча Иҗтимагый совет уздырган иде. Анда сүз Әлмәттә яңа бала тудыру йорты төзү турында барды. Ул бала табучы хатын-кызлар өчен җиһазланыш дәрәҗәсе, уңайлыклары буенча РКБдан калышмаячак. Нефтьчеләр башкаласы шулай ук Татарстан Республикасында медицинаны цифрлаштыру буенча пилот төбәк булырга тиеш, ә җирле медицина көллиятенә АГНИның тулай торагы биреләчәк.

Мөһим объект

Эшлекле очрашу ахырында Әлмәт чистарту корылмаларын реконструкцияләү барышы белән таныштылар. Биредә иң заманча технологияләр куллану күздә тотылган, бу эшне тотрыклыландырырга һәм эксплуатация чыгымнарын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук югары нәтиҗәле насослар һәм ешлык көйләгечләре булган һава

насосларын, технологик процесс белән идарә итүнең бирегә килүче суларның күләменә һәм сыйфат буенча составына бәйле рәвештә җиһазларның җитештерүчәнлеген көйләү мөмкинлеге бирә торган автомат системасын куллану да планлаштырыла. Ремонт эшләрен ел ахырына төгәлләү планлаштырыла.

Елена Филатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса