Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

ТКХ: түләүдә тамырдан борылыш көтелә

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү өлкәсендә революцион үзгәрешләр көтелә. Барып чыкса, идарәче компанияләрне һәм ТСЖларны коммуналь хезмәтләр өчен акча җыю хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.

ТКХ өчен түләүдә бурычның нибары 20-30 проценты гына физик затлар өлешенә туры килә икән, калганы УК һәм ТСЖлар гаебе. Дәүләт Думасы экспертлары шуны исәпләп чыгарган. Бу уңайдан Дәүләт Думасының конституцион закончалык һәм дәүләт төзелеше комитеты халык белән ресурс поставкалаучылар арасында турыдан-туры түләүгә күчү кулай булачак, дип белдерә.

Халыкның коммуналь ресурслар өчен түләү буенча йөкләмәләре «арттырып сатучылар» алдында түгел, ә турыдан-туры поставкалаучы алдында формалашырга тиеш, дип белдерә Дәүләт Думасы депутаты, өстә әйтеп үткән комитет рәисе. Ә бүген яшәп килгән модельне ике як риза булган очракта гына кулланырга тәкъдим итә ул.

Депутатлар тиешле төзәтмәләрне эшләп, аны көзге сессиядә карауга кертергә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса