Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

“Тараканнар” эшкә җигелә

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне оештыру буенча махсус комиссиянең җомга көнне узган чираттагы утырышында бурычлыларга каршы нәтиҗәле көрәш чарасы булуы әйтелде. Идарәче компанияләр аны кулланылышка алырга әзер.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков шәһәрдә яшәүчеләрдән фатирларында салкын булудан зарланган шикаятьләрнең кереп торуын җиткерде. Мисал өчен, 28 сентябрьгә "5 нче ЖЭУ" карамагындагы 2, "УКЖД Новация"нең 5, "Комплект+сервис"ның 12, "Альянс плюс"ның 31 торак йортына җылылык җибәрелмәгән иде. Шул ук вакытта "АПТС" ААҖ барлык йортларга кадәр җылылык җибәргән, котельныйларның һәммәсе тәртиптә. Идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләренә бу эшкә җитди карарга әйтелде.

Хезмәтләр өчен түләүләргә килгәндә, ул уртача алганда 97 процент тәшкил итә. Кайбер идарәче компанияләр 100 процент һәм аннан да артыграк җыемга ирешкән. Мәсәлән, "Альянс" ҖЧҖ 106, "Яшьлек" ТМШ 100, "Факел" 105, "Уют" ТМШ 119, "Уют" ҖЧҖ 108 процент җыйган. Кайберләре мондый күрсәткечләр белән мактана алмый әле. Аларга торак-коммуналь хезмәтләргә түләүне яхшыртуда эшләрен тагын да активлаштырырга күрсәтелде.

"Татэнергосбыт"ка әлмәтлеләрнең булган бурычы - 7 миллион 644 мең сум. Аларга "Әлмәт-Водоканал" җәмгыятенең 746 мең түлисе бар. Әгәр бурыч капланмаса, суга чикләүләр кертелергә мөмкин. Предприятие җитәкчесе Раушан Хафизов электр энергиясе өчен 100 мең сум түләүләрен җиткерде. Димәк, тагын 600 мең сумнан артыграк әҗәт түлисе кала. "Әлмәт- Водоканал"ның су сатып алган өчен УПТЖ ППДга да 4 миллион сумнан артыграк түлисе бар.

- Ай саен кредит ала алмыйбыз. Аның бит әле проценты да бар. Безнең үзебезгә булган бурыч, ягъни җыясы акчабыз 68,6 млн. сум тәшкил итә. Бу акчага күпме эшләр башкарырга булыр иде. Бурычлыларга каршы нәтиҗәле чаралар күрергә кирәк, - диде Раушан Газизҗанович.

Ул бурычлыларны канализация системасыннан өзәргә мөмкин булуын һәм идарәче компанияләргә моның өчен махсус каралган җиһаз алырга тәкъдим итте. Әлеге җиһаз кую өчен яшәүченең фатирына керү кирәкми. Канализацияне ябу 15-20 минут вакыт ала. Әлбәттә, башта бурычлары булганнар бу хакта кисәтелә, ә инде акчалар һаман да кайтарылмаса канализация ябылачак. Шунысын да искәртергә кирәк, канализация ябылудан күршеләр зыян күрмәячәк, бурычлы үзе генә иза чигәчәк. Коммуналь предприятиеләрдә эшләүчеләр телендә "тараканнар" дип йөртелүче әлеге җиһазлар илнең кайбер төбәкләрендә уңышлы гына файдаланыла инде. Идарәче компанияләр арасында әлеге җиһазны алырга теләк белдерүчеләр булды.

Раушан Хафизов предприятие хезмәткәрләренең көн саен шәхси сектор буенча йөрүләрен әйтте. Сентябрь аенда үз йорты белән яшәүчеләрдә 18 хилафлык очрагы ачыкланган. 5 йортта судан техник шартларсыз гына үз белдекләре белән файдалану, тагын 5 йортның счетчигында ярык булу, ике йортта счетчик пломбасының өзелүе, 4 йортта аларның эшләмәве һәм башкалар күзәтелгән. Сентябрь аенда контролерлар тарафыннан өч айдан артыграк бурычы булган 51 торак йорт (бурыч 203,8 мең сум тәшкил итә) су белән тәэмин итү системасыннан өзелгән. 46 сы бурычларын түләгәннән соң суга кабат тоташтырылган. Раушан Газизҗанович кайбер эшләрнең судта булуын да җиткерде.

Утырышта тагын бер проблема бәян ителде: 1 гыйнвардан 22 йорттта 95 лифтның куллану вакыты чыга. Аларга экспертиза уздырылачак һәм техник торышлары билгеләнәчәк. Бер лифтны ремонтлау бәясе 1200-1400 мең сум тора.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250