Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Сыйфатына карап бәялиләр

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә булган бурычларны кайтарту буенча эш дәвам итә.

Узган атнаның җомгасында район башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов рәислегендә узган чираттагы киңәшмәдә ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Киңәшмәдә шулай ук шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Н.А.Богданчиков, «Татнефть» ААҖ, шәһәр прокуратурасы, банклар вәкилләре дә катнашты.
Мәҗит Хаҗипович октябрь аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең 102 процент җыелуын бәян итте. ТОСМСларда башланып киткән җыелышлар барышында коммуналь хезмәтләрнең әле дә түбән сыйфатта күрсәтелүе турында да сүз кузгатылган. Район башкарма комитеты җитәкчесе кайбер идарәче компанияләргә, ТМШ җитәкчеләренә бу мәсьәләдә ачыклык кертергә кирәклеге турында искәртте. «ТР ЖКХ идарәчелеге өлкәсендә оешмаларның сделкалар каталогы» ЭТИС ресурсындагы эшчәнлек буенча тулы мәгълүмат бирүдә сүлпәнлек күрсәтүчеләргә карата да чаралар күрелә- чәген әйтте. Киңәшмә барышында төрле мәсьәләләр яктыртылды. Шул исәптән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр-дә бурычлары чиктән тыш артып китүчеләргә фатирларын сатуны контрольгә алырга, әлеге алымнарга юл куймаска кирәк, дип белдерде. Мондый җыелышлар алга таба да дәвам иттерелеп, акрын эшчәнлек алып баручылар һәрдаим тикшерелеп, күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатлары бәяләренә туры килү-килмәве дә исәпкә алыначак.
Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса